Мәскәү белән Киев арасындагы каршылык Украина башкаласындагы кибетләргә дә килеп җитте. Биредә Русиядән китерелгән тауарлар аерым тамгалар белән билгеләнәчәк.
Киев шәһәр шурасына бу канунны тәкъдим иткән Руслан Андрийко әйтүенчә, төп максат – кибеттә Русия тауарларын сатып алучыларга аларның шул рәвешле агрессорга ярдәм итүен белдерү.
"Русиягә җибәрелгән һәрбер тиен Путинга безнең солдатларны үтерү өчен корал озатырга ярдәм итә", ди Андрийко.
Яңа канун нигезендә Русия тауарлары шулай ук аерым киштәләрдә тәкъдим ителергә тиеш.
Андрийко Украина икътисадына зыян китермәячәк бу канунны кибет хуҗаларының зур күпчелеге хуплый ди.
"Бу канунны үтәү бюджетка бернинди зыян, сатучыларга бернинди югалтулар китерми. Техник яктан караганда, Русиядә җитештерелгән тауарларны кечкенә әләмнәр яки башка берәр тамга белән бер көн эчендә билгеләп чыгарга була.
Кибетләр яңа канунны бер ай эчендә гамәлгә кертергә тиеш. Бер ай узганнан соң кибетләрдә тикшерүләр башланачак.
Андрийко әйтүенчә, бу канунны үтәмәгән кибетләрдән штраф түләтү булмаячак. Шәһәр хакимияте аны үтәргә кирәклеген ныклап сорый. "Бу яңа канунны бернинди мәҗбүр итүләрсез генә дә гамәлгә кертеп булыр дип өметләнәм", ди Андрийко.
Элегрәк мондый тәртипне Львов, Ивано-Франковски, Черкассы шәһәр хакимиятләре дә керткән иде.
Бу шәһәрләрдәге күп кенә кибетләр Русия тауарларын төрлечә билгеләгән. Кайберләре кулдан гына "Русия" дип язып куйса, икенчеләре Русия әләмнәре белән бастырылган язулар элеп чыккан.
Львов шәһәрендә бу таләпнең үтәлүен тикшерүче ихтыярилар төркемнәре төзелгән.
Икътисади бойкот хәрәкәте активистлары даими тикшерүләр үткәрә һәм бу канунны үтәмәүчеләрне кискен тәнкыйтьли, кулланучыларга Русия тауарларын сатып алуның зыяны турында сөйли.
Психолог Виктор Пушкарь мондый канунны ошатмавын әйтеп пропаганданың куркыныч яклары турында кисәтә.
"Безнең инде 1980нче еллар ахыры, 1990нчы еллар башындагы тәҗрибәбез бар. Ул чакта пропаганда белән профессинал булмаган кешеләр шөгыльләнде. Минемчә, украиннарның милли хисләрен көчәйтү урынына алар, киресенчә, милләтчелеккә зыян гына китерде", ди Пушкарь.
Әлегә халык тарафыннан бу канунга ризасызлык белдерүчеләр бик күренми.
Киевтагы активистларның берсе Екатерина Чапура: "Күп кенә Русия тауарлары штрихкод белән тамгаланмаган. Тамгаланган булса да, кешеләр андагы вак итеп язылган саннарны карап тикшерергә өйрәнмәгән. Шуңа күрә тауарларны тамгалап чыгу бик файдалы булачак", ди.
Шулай ук шәһәр хакимиятенең яңа карары белән мәктәпләрдә Украинага каршы агрессия һәм фашизм, шофинизм турында махсус дәресләр дә оештырылырга тиеш.