Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге илләре Русиягә каршы чикләүләрне үз көчендә калдырды


Европа берлеге илләре вәкилләре 28 октябрьдә Русиягә каршы чикләүләрне үз көчендә калдыру карарын кабул итте.

Чикләүләр кертелгәч Европа берлеге әгъзалары Русиянең Украинага карата гамәлләрен бәяләп, октябрь азагында чикләүләрне киметү яки арттыру турында сүз алып барырга килешкән иде.

Италия һәм Маҗарстан җитәкчеләре чикләүләр тиешенчә тәэсир итми шул сәбәпле, аларны я киметергә, я бетерергә кирәк, диде. Ләкин моны өчен бөтен илләрнең ризалыгы кирәк.

Литва исә киересенчә Русиягә каршы чикләүләрне арттыру яклы булуын әйтте.

XS
SM
MD
LG