4 ноябрь Казанда "Крылья Советов" паркында Урыс маршы узачак. Аны оештыручы Татарстандагы урыс җәмгыяте рәисе Михаил Щеглов Азатлыкка әйтүенчә, мэрия чарага рөхсәт биргән, әмма мөрәҗәгатьтә алар аны "Урыс маршы" дип язмаган.
“Шуңа да карамастан аны җәмәгатьчелек Урыс маршы буларак белә. Мөрәҗәгатьтә "йөреш" дип кенә яздык. Шуңа да карамастан, гомумрусия чарасы буларак аның традициясе бозылмаска тиеш. "Русские, вперед!”, “Наш родной язык – русский”, “Один за всех и все за одного” кебек традицион шигарләр сакланачак. Хәтта "Татарлар, алга!" дигән татарча да бер шигар булачак. Моны без мегафоннан кычкырачакбыз. “Урыс маршы" дигән ике сүзне, оештыручы буларак, мин беркайда да әйтмәячәкмен”, диде ул.
Щеглов сүзләренчә, мэриягә мөрәҗәгатьтә “Урыс маршы" дип язу мәҗбүри түгел. Аныңча, максатларны язу җитә.
“Ә максатка килгәндә, ул - Русия бәйсезлеге. Олигархлар үзләренең байлыкларын чит илдә тота, балаларын чит илдә укыта. Шуңа чит ил тәэсире ачык сизелә.
Икенчедән, Русия президентын яклау. Без шушы юл белән Владимир Путинга ышыклана алучы төркем барлыгын күрсәтергә җыенабыз. Үзенең мөһим карарларын кабул иткәндә ул Русиянең 80% булган урыс халкына һәм башка җирле халыкларга, аерым алганда татарларга, башкортларга, чуашларга таяна ала, әмма беренче - урыслардан башларга кирәк”, ди ул.
Урыс оешмасы башлыгы чарага татарларны да чакыруларын әйтә.
“Без Русия патриотлары булган татарларны да чакырдык. Ни өчен бернинди оешмада тормаган татар кешесе үзе яшәгән илгә яклау белдермәскә тиеш? Инде 5-6 татар киләчәген раслады.
Татарстан Русиядән бәйсез була алмады һәм татарлар урыслар белән бергә яши. Без узган елны Казансу елгасында православ сугышчыларга куелган һәйкәл янында Казанны алганда һәлак булган мөселман сугышчыларына да һәйкәл куярга тәкъдим иттек.
Гомумән, йөрештә катнашу өчен 200 кешегә гариза бирелде, әмма күбрәк килүләре дә мөмкин, чөнки анда Новороссия байраклары да булачак. Бик күп кеше Новороссияне яклый.
Татарлар уздыра торган Хәтер көнендә катнашучылар елдан-ел кими. Кайвакыт анда да меңнәрчә кеше җыела иде”, ди Щеглов.
Ул үзе иртән Тәре йөрешенә барачагын әйтә.
“Әлеге чиркәү бәйрәме ел саен Казанда 10 меңләп кешене җыя. Анда урыс кешесе яки патриот булмаса да, үзен православ дип санаучылар килә”, ди ул.