Милли җанлы Мөдәррис Каюмов Татарстандагы мәктәпләрдә укучылар белән сөйләшкәч, аларның татар тарихын, Татарстан тарихын белмәвен ачыклаган. Укытучылар белән дә сөйләшкән ул. Алар дәресләрдә Татарстан тарихына сәгатьләрнең бик аз бирелгәнлеген белдергән.
"Мисал өчен, алтынчы сыйныфта укучылар ярты ел эчендә Ватан тарихын да, чит илләр тарихын да, шул ук вакытта Татарстан тарихын да өйрәнергә тиеш. Элек бит Татарстан тарихы аерым фән буларак укытыла иде. Хәзер аны укытмыйлар. Бу тарихны милли компонент буларак програмга өстәп кертергә тәкъдим итәләр, әмма аны өйрәнү таләп ителмәгәнгә, күп очракта төшеп кала. Безнең балалар өйрәнмиләр. Зур бер халыкның тарихын ун сәгать эчендә генә өйрәнеп бетереп булмый бит. Узган гасырның 90нчы еллары белән чагыштырсак, Татарстандагы хәзерге балалар татар тарихын бөтенләй белми булып чыга", ди Каюмов.
Хәзер Русиядәге мәгарифкә дәүләт стандартлары кертелде. Бу стандартларда төбәк, милли тарихлар да өйрәнелергә тиеш дип язылган, әмма ул мәҗбүри куелмаган һәм аны өйрәнүнең юллары күрсәтелмәгән. Каюмов фикеренчә дә, тарихны укытканда конкрет програмнар әлеге стандартлардагы принципларга туры килми. Бер нәрсә игълан ителә, һәм ул бөтенләй икенче төрле итеп тормышка ашырыла.
"Монда безнең укытучыларны да, Татарстандагы мәгариф системын да гаепләп булмый. Русиядә уртак таләпләр булганга, беренче чиратта нинди темалар өйрәнелергә тиешлеге мәҗбүри куела. Аерым фән итеп укытылмагач, Татарстан тарихы бөтенләй диярлек төшеп кала", ди Каюмов.
Аның сүзләренчә, мәгарифтәге дәүләт стандартлары кимендә ун елга кертелә һәм алар шушы дистә ел эчендә үзгәрешсез калачак. Бу хәл исә Татарстанда татар тарихын бөтенләй диярлек белмәгән бер буынны тәрбияләүгә китерәчәк.
Киләчәктә Русиядә милли тарихларга бөтенләй урын калмаска да мөмкин. Мәҗбүри дәүләт имтиханнары исемлегенә тарихны да өстәргә җыеналар. Рособрнадзор Русия мәктәпләрендә тарихтан мәҗбүри Бердәм дәүләт имтиханнары бирүне кертү өчен эшче төркем булдырган. Бу хакта 17 ноябрьдә Рособрнадзор башлыгы Сергей Кравцов белдерде.
Каюмов фикеренчә, бу Татарстан тарихын өйрәнмәскә тагын бер этәргеч булырга мөмкин. "Русия тарихын бирү мәҗбүри, ә төбәк тарихын ничек телисез, шулай эшләгез дип калдырсалар, ул өйрәнелмәячәк. Советлар заманында татар теле факультатив дәрәҗәдә генә булганда, аны өйрәнергә теләүчеләр дә булмады, ул бетүгә таба барды. БДИда Татарстан тарихы турында сораулар юк. Сораулар булмагач, укытучылар да аңа игътибар бирми. Хәзер ихтыяҗ бетте һәм милли тарихка мөнәсәбәт тә "уз агымына калды", ди Каюмов.
Милләтпәрвәр килеп туган бу хәлгә борчылып 7 ноябрьдә Татарстан мәгариф министрлыгына хат юллаган. "Мин бу мәсьәләдә министрлыкның ни эшләргә җыенуын беләсем килә. Бәлки, депутатларны, Татар конгрессын, татар җәмәгатьчелеген дә күтәрергә кирәктер. Моны мәгариф министрлыгы гына күтәреп чыга алмый. Алар өстән кушканны гына башкаручылар. Татарстан күп мәсьәләләрдә алдан бара. Президент исемен саклап калу өчен дулкын күтәрелде, чыгышлар ясалды һәм алга китеш тә булды. Татар тарихын укыту президент атамасына караганда да мөһимрәк әйбер. Телне, динне саклау да мөһим әйберләр, әмма кеше үз тарихын белми икән ул ике аяклы урындык кына булып кала", ди Каюмов.