Президент үзенең төп фикерен матбугат очрашуының башында ук әйтте. Гомумән алганда, барсы да яхшы булачак, чөнки бу котылгысыз, түзәргә һәм көтәргә генә кирәк. Димәк, федераль җитәкчелек хәзер ниләр эшләргә икәнен белми. Бүген финанс һәм икътисад кризисы үсеп барган шартларда нидер эшләү планы да юк. Рубль ике тапкыр арзанайды, 2015 елда икътисад үсеше 4%ка кимәячәк, бу исә, абруйлы икътсадчылар, мисал өчен, Сергей Гуриев фикеренчә, кирәгеннән артык оптимистик сценарий һәм "тормышка ашмастай хыял". Бүгенге вазгыять хөкүмәтнең "көтәргә, барсы да яхшы булачак" кебек стратегия куллану мөмкинлеге барлыгына ошап тормый. Тагын нинди дә булса башка стратегия барлыгы турында да ишеткәнебез юк.
Тышкы сәясәт мәсьәләләренә килгәндә, президентның тоны, Федераль җыенга юлламасы белән чагыштырганда, күпкә йомшаграк иде. Килешергә кирәк, компромисслар эзләргә, Көнбатыш илләр белән диалогны җайларга – икътисадтагы чынбарлыклар хәзер менә нәкъ әлегеләрне таләп итә. Кызганыч, безнең фикеребезгә күрә, диалогка әзер булу ишарәләре бик сизелмәде, әмма, бу юнәлештә дә уңай якка үзгәрешләр булыр дип өметләнәбез.
Сорауларда өч тапкыр яңгыраган "Бишнече колонна" дигән төшенчәгә карата да, шунсы куанычлы, президент ил ватандашларының үз карашларына ия булу һәм аны яклау хокукларыннан читләштерелмәүне ассызыклады.
Татарстан өчен зур әһәмияткә ия булган мәсьәлә – федерациядәге субъектларны берләштерү соравы да күтәрелде. Владимир Путин бу хакта, өстән басым ясалмаска тиешлеген, җәмәгатьчелек тикшерүе нәтиҗәсендә төбәкләр әлеге мәсьәләне үзләре хәл итәргә тиеш дип белдерде. Бу безнең өчен бигрәк тә зур әһәмияткә ия, башка бер төбәк белән кушу Татарстан Республикасы өчен һәм безнең дәүләтчелегебез өчен кабул ителмәслек әйбер ул.
"Башнефть"кә һәм Владимир Евтушенковка карата җинаять эшенә кагылышлы сорау куелганда да тагын бер әһәмияткә ия фикер яңгырады. Президент "Башнефть"не приватизацияләү тикшерү тарафыннан шик астына алынмады, ә "Русия милкен төбәк милке итеп тапшыру шик астына куелды" диде. Бу фикернең киң мәгънәсе аңлашылып бетми. Бу, федераль хакимиятләр фикеренчә, "Башнефть" гаделсез рәвештә, канун бозып республика милке булып торган кебек килеп чыгамы? Бу мәсьәлә бары тик бер "Башнефть"кә генә кагыламы, әллә федераль үзәк, милек мәсьәләсендә, башка очракларны да шулай күрәме? Без бары тик фаразлый гына алабыз, әмма без мондый фикерләрне ишеткәч, тынычлыгыбызны югалтып, "Татнефть"нең федераль милеккә күчү мөмкинлеген, Татарстанны башка төбәкләр белән кушуны кабул итә алмаган кебек, безнең киләчәгебез өчен шулай ук кабул итә алмыйбыз.
Артур Хаҗиев
"Европалы Татарстан" блогының баш мөхәррире
Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.