Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә яңартылган "Идел" журналы тәкъдим ителде


Альбина Әпсәләмова "Идел" журналын тәкъдим итә
Альбина Әпсәләмова "Идел" журналын тәкъдим итә

19 декабрьдә Мәскәүнең "Заман" ресторанында Казанда нәшер ителүче "Идел" журналының татар һәм рус телендә чыгучы басмасы тәкъдим ителде.

Журналны рус телендәге басманың баш мөхәрире Альбина Әпсәләмова тәкъдим итте. Альбина Әпсәләмова - язучы Габдрахман Әпсәләмов оныгы, аны бу очрашуга килгән күпчелек яхшы беләләр булып чыкты. Чөнки Альбина мәскәүләр белән еш очрашулар уздырды соңгы вакытта. Ул очрашулар Мәскәү китапханәләрендә дә, мәдәни үзәктә дә үз иҗатына багышлап та, бабасы Габдрахман Әпсәләмов иҗатына багышлап та уздырылган иде. Габдрахман Әпсәләмовның беренче хикәяләре шушы Әсәдуллаев йортында барлыкка килгән дисәк дә ялгыш булмас. Ул анда заманында биредә Муса Җәлил оештырган әдәби түгәрәккә йөргән. Шул вакытта үзен Аптрахман дип таныткан Әпсәләмовка Муса Җәлил: "Йөрмә монда Мәскәүдә Аптрахман булып, кайт Казанга, Габдрахман булырсың", дип әйткән булган дигән мәгълүмат та бар.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Альбина Әпсәләмова яңа журнал турында тәфсилле аңлатма биреп, журналның һәр рубрикасы турында сөйләде. ”Идел” журналы - яшьләр журналы, шуның өчен без яшьләр иҗатына төп әһәмиятне бирәчәкбез. Бу журнал алар өчен беренче иҗат баскычы булып торачак. Минем өчен ул шуның белән дә кадерле - беренче шигырьләрем шушы журналда дөнья күрде, диде баш мөхәррир. Альбина Әпсәләмова үзенең чыгышында элекке елларда журналның зур популярлыгы турында сөйләп, аның хәтта 125 мең тираж белән нәшер ителгән вакытларын да искә алды. Шулай ук чыгыш ясаучылар журналның эшчәнлегенә күп көч керткән элекке мөхәррирләр - Роза Кожевникова, Әхәт Мушинскийны да искә төшерделәр.

"Бүген биредә журналның авторлары да, аларның геройлары да бар. Без мәскәүләр белән тыгыз элемтәдә эшләргә уйлыйбыз. Журналның 12нче санында Мәскәү авторы, тарих фәннәре кандидаты Марат Сәфәровның Әсәдуллаев йортындагы китапханә турындагы мәкәләсен бастырдык, шулай ук ук мәкаләдә узган гасырның егерменче елларында төшерелгән Әсәдуллаев йортының фоторәсеме дә урын алды. Ул әле беренче тапкыр гына басыла", диде Альбина.

Нурзидә Чанышева
Нурзидә Чанышева

Очрашуда соңгы тугыз елда Әсәдуллаев китапханәсендә эшләгән, китапханәне яңадан торгызуда зур көчен керткән Нурзидә Чанышева да катнашты. Хәзер инде ул китапханәдә эшләми, чөнки мәдәни үзәкнең бүгенге хуҗалары аны бу эшеннән азат иткән. Ләкин яңа китапханәче дә, бинаның яңа хуҗалары да бу очрашуда гомумән катнашмадылар, чөнки очрашу шул тарихи бинада урнашкан “Заман” ресторанында узды.

Очрашуда Нурзидә ханым да чыгыш ясап, китапханәдә үзе оештырган күптөрле әдәби музыкаль кичәләр, шулардан – Салих Сәйдәшев, Һади Такташ, Равил Фәйзуллин, Хәсән Туфан, Роза апа Кастровага багышланган очрашулар турында сөйләде.

Марат Сәфәров
Марат Сәфәров

Марат Сәфәров китапханә турындагы тарихи чыганакларга таянып кызыклы чыгыш ясады.

Журналда Маргарита Фәйзуллаеваның композитор Зөлфия Рәүпова турында язган “Минем өчен музыка – серлелек“ дигән күләмле әңгәмәсе дә урын алган. Очрашуда “Ак бүре” операсы авторы, композитор Зөлфия Рәүпова үзе дә катнашты һәм иҗаты турында сөйләде. Мәскәүләр аның бу әсәрен концерт вариантында август аенда Мәскәүдә "Татарстан мәдәнияте көннәре" кысаларында караган һәм тыңлаган иделәр.

Очрашуда катнашкан Татмедиа җитәкчесе урынбасары Сөмбел Таишева бүгенге көндә Татмедиадагы яңалыкларны сөйләде, планнар белән таныштырды. Татар телендәге чыгышын ул “Идел” журналының татарчасы турында сөйләүдән башлады.

Сөмбел Таишева
Сөмбел Таишева

"Бу журналлар кайсыдыр мәкаләләре белән бер-берсен тулыландырсалар да, алар икесе ике журнал. Татар басмасының мөхәррире Радик Сабиров - талантлы журналист булуы белән бергә, көрәшче дә. Менә хәзер журналны тагы да яхшырту өчен көрәшсен әле. Мәскәү безне бик җылы каршы алды. Без вәкаләтле вәкиллектә Равил Әхмәтшин белән очрашып, Мәскәүдә булачак уртак эш планнары турында да сөйләштек. Февраль аенда Некрасов исемендәге китапханәдә Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы басылуына 50 ел тулу уңаеннан, без язучыга багышлап күргәзмә уздырырга уйлыйбыз.

Мин эшли торган Татмедиа оешмасы - министрлык статусында. Без күп кенә халыкара проектлар да оештырабыз. Шуларның берсе август аенда Казанда узган төрки телләрдә 14 илдә чыга торган 20дән артык журналның мөхәрирләре белән очрашу. Хәзер шушы журналларны берләштерә торган Kalemdas.com дип аталган сәхифәбез дә эшли башлады", диде Сөмбел Таишева. Ул шулай ук Казанда нәшер ителә башлаган яңа журнал - “Гаилә һәм мәктәп”, газетадан журналга әверелгән “Сабантуй” басмасы турында да сөйләде. “Гаилә һәм мәктәп” журналы бүгенге көндә иң күп тираж белән чыга торган журнал, аның интернетта электрон сәхифәсе дә бар. Журнал укытучылар өчен чыгарыла дип журналга язылу кирәклеге турында да әйтте.

Очрашуда чыгыш ясаучылар күп булды. Алар барысы да журналга язылырга кирәк дигән фикерне хупладылар. Аның бәясе ярты елга 450 сум гына тора. Соңга калмагыз, хәзер язылсагыз, февраль аеннан журналны өегезгә алачаксыз, дип ел башыннан алыр өчен декабрьдә үк язылырга кирәк булганлыкны искә төшерделәр.

Очрашуда шулай ук журнал авторларының берсе, Татарстанның атказанган артисты Эдуард Трескин да катнашты. "Җырлар идем, уен коралы юк икән биредә", диде ул. "Мин бүген Мәскәүдә Фигаро кебек йөгереп йөрдем", дип музыкасыз гына "Фигаро" ариясен башкарды.

Шулай итеп, мәскәүләр Татарстан кунаклары белән очрашып, әдәбият, язучылар, яңа проектлар турында тыңлап, өчпочмак-пәрәмәчләр белән чәй эчеп, бүләк итеп бирелгән “Идел” журналларын кочаклап таралышты. Мәскәүдән ничә кеше язылыр “Иделгә”, анысын журналның киләсе ел тиражыннан күрербез.

XS
SM
MD
LG