Accessibility links

Кайнар хәбәр

Маҗарстанны Татарстанда ягулык һәм спорт кызыксындыра


Узган елның декабрендә Будапештта узган II Маҗарстан-Татарстан бизнес форумын президент Рөстәм Миңнеханов ачты
Узган елның декабрендә Будапештта узган II Маҗарстан-Татарстан бизнес форумын президент Рөстәм Миңнеханов ачты

Маҗарстан тышкы эшләр һәм сәүдә министрлыгы 2015 елда Казанда консуллык ачарга җыена.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә бер төркем министрлар һәм эшкуарларның 17 декабрь Маҗарастанга барып кайтуыннан соң Казанда Маҗарстан консуллыгын ачу ниятләре турында хәбәр ителде. Бүгенге көндә Казанда чит илләрнең ике консуллыгы бар. Төркиянеке 1996 елда, Иранныкы 2007 елда ачылган иде.

Татарстан Маҗарстанны беренче чиратта ягулык һәм спорттагы активлыгы белән җәлеп иткән.

"Маҗарстан ширкәтләре Татарстанда партнерлар табарга тели. 17 декабрь узган II Маҗарстан-Татарстан бизнес форумында моңарчы булмаган зур санда ширкәтләр вәкилләре катнашты. Маҗарстан төзелеш ширкәтләре 2015 елда Казанда үтәчәк су спортлары ярышлары һәм 2018 Дөнья футбол беренчелегенә әзерлек эшенә катнашырга тели. Моннан тыш Маҗарстанны "традицион" хезмәттәшлек өлкәләре - авыл хуҗалыгы, дарулар җитештерү, текстиль сәнәгате һәм туризм кызыксындыра", дип белдерде Азатлыкка Маҗарстан тышкы эшләр һәм сәүдә министрлыгының матбугат вәкиле.

Узган ел ахырында Русия президенты Владимир Путин 2012 елда төзелә башланган Көньяк Агым газ проектыннан баш тартуы Европаның көньягындагы илләрне, шул санда Маҗарстанны борчуга салды. Көньяк Европа илләре Көньяк Агым проекты китерер дип өмет иткән газдан гына түгел, яңа эш урыннары, Русия белән сәүдәне арттыру һәм газ транзиты кебек өстәмә табыштан колак какты.

Бүгенге көндә Маҗарстан Татарстанның бишенче иң зур сәүдә партнеры. Маҗарстан Татарстаннан ягулык сатып ала. 2015 елда ачылачак дип көтелгән консуллык ике арадагы хезмәттәшлекне ныгытып яңа дәрәҗәгә күтәрер дигән өмет белдерә Маҗарстан ягы.

XS
SM
MD
LG