Театрның туган телне белүчеләрнең тел чамасын үлчәүче бер бизмән булуына тагы да бер тапкыр инанырга туры килде. Аңлап карыйлармы татарлар, тәрҗемәне тыңлар өчен колакчыннарны күп алалармы? Әллә инде барысы да татарча аңлыймы? Берничә елдан татар театрын караучы тамашачылар артырмы, әллә кимерме? Спектакльләрне караганнан соң шундый сорауларга да җавап алырга була.
Галиәсгар Камал театры Мәскәүгә килгән саен “Бердәмлек” яшьләр оешмасы артистлар белән очрашулар уздыра. Быел да алар "Мәхәббәт FM" спектакленнән соң шундый очрашу уздырганнар. Бу хакта “Бердәмлек” оешмасы җитәкчеләренең берсе Римма Гомәрова сөйләде:
– Очрашуга кадәр "Мәхәббәт FM" пьесасында катнашкан артистлар Кече зал сәхнәсенә керә башлау белән тамашачылар елмаеша башлады – комедияне зал бик яратып кабул итте. Хәзерге тормыш элементларын да кертеп замана белән бергә атлавын да күрсәтте театр. Комедия өстенә тагын да кызык өстәп, артистларга импровизация ясап алырга да туры килде – сәхнәдә торган ятак, берничә кеше килеп утыргач, урталай сынды, аңа карата да берничә реплика әйтелде.
Сораулар күп иде. Әлбәттә инде, күбесенчә бүгенге комедия турында иде. "Президентыбыз үзенә карата булган пародияне күрдеме? Һәр спектакль саен бу пьесага яңа репликалар өстисезме? Салаватка пародия ясаган Эмиль Талипов Салават сыман җырлый беләме? "Шәп кияү"не уйнаучы Ирек Кашаповның "акробатикасы" кемнең идеясе? Ррразиляшканы уйнаучы Ләйсән Фәйзуллина "р" хәрефен әйтә беләме? Туй күренешендә мүкәлчекләргә ("ползунки") җыйган акчаны ничек бүлешәсез?" Сүз уңаеннан, театр директоры Илфир Якупов туй уены барышында тамашачы биргән акчаларны Казандагы балалар йортына тапшырып баруларын әйтте. Артистларга ничә яшь булуыннан, кайда укуларыннан, сәхнә артында нинди телдә сөйләшүләреннән алып, театрның, милләтнең, татар теленең киләчәге турында борчылып сораучылар да булды.
Эмиль Талиповка татарча сериалда уйнаганын исенә төшерделәр: "Ерактагы якты йолдызым" фильмында Айсылу кем белән кала?" дип сорадылар. Артистларның комедиядәге рольләре турында да кызыксынды тамашачы. Әсәр исә труппа артистларының уртак иҗат җимеше булып чыкты – "ике ел элек Мәскәү гастрольләреннән кайтышлый поездда туган әсәр бу", дип аңлатты Миләүшә Шәйхетдинова. Репетицияләрдән калып кабатлап, Илгиз Зәйни язган пьесаның каркасына "ит үстереп", репертуардан тыш мөстәкыйль рәвештә әзерләгәннән соң, режиссер Фәрит Бикчәнтәевнең фатихасын алып сәхнәгә чыккан әсәр. "Безгә кадәр дә булган андый экспериментлар, заманында Фәрит Бикчәнтәев куйган "Казан егетләре" спектакле – шундыйлардан", дип искәртеп үтте Ләйсән Рәхимова.
Гомумән, театр ничек яши? Кайсы пьесаларны уйнау "җиңелрәк" – классик пьесаларның татар телендә тәрҗемәдә булганынмы яки татар драматургларының әсәрләренме? Спектакльдә ачынып әйтеп узылган "Татарның киносы юк" дигән проблемадан нинди чыгу юлларын күрәсез? Татар телен саклап калуда сез театрның ролен нинди итеп күзаллыйсыз?
Яшь артистлар Алмаз Гәрәев, Эмиль Талипов фикеренчә: "Ике татар очрашса, урысча сөйләшә башлый. Урамда татарча сөйләшеп барырга оялалар. Башка милләтләр – грузиннар, үзбәкләр яшьтән үк шуны аңлап үсә: үз телеңне белмәү – наданлык".
Театр директоры Илфир Якупов: "Татарлар туган телендә сөйләшергә ояла. Тел бит гаиләдә бирелә, гаиләдә татарча сөйләшү кирәк, мәктәп берни эшли алмый, әгәр гаиләдә бала белән урысча гына аралашсалар. Сабыйлар өчен махсус алып киләбез балалар спектакльләрен. Ике ел элек 300 колакчынны алып бетергәннәр иде – бернинди башка спектакльдә дә колакчыннарга ул кадәр ихтыяҗ юк.
Быел татарча балалар спектакленә билетлар да бик авыр сатылды. Мин сездән сорыйм, яшьләр - Камал театры 20 елдан соң Мәскәүгә килсә, аның спектакльләрен карарлык татар кешесе булырмы? Гомумән, 20 елдан соң Камал театрына Мәскәүгә килеп торуда файда булырмы?"
"Башка милләтләр килеп карар, курыкмагыз" дип "тынычландырды" залдан бер абый. Сорау биргән саен "гаепләмәгез" дип кабатлаучы бу абзыйга: "Гаепләмәгез, абый кеше, тик бу бер дә татар күңелен юата торган җавап түгел", диясе килде. Камал директорының бу соравы, әлбәттә, тамашачы күнелендә дә мең сорау уятты, татар театрын яратып та, балаларына татарча тәрбия алмаганнарга сабак булыр, бәлки.
"Ник сәхнәдә хәмер эчкәнне, эчкечелекне күрсәтәсез? - дип ачынып сорады бер яулыклы апа. - Кичә дә шешә тотып йөрде берәү сәхнәдә, бүген дә" ("Банкрот"тагы бай хатыннарының тамыр кайнатуына ишарәсе) Миләүшә Шәйхетдинова белән килешми мөмкин түгел: "Без шундый матур, итәгатьле кешеләр, тормыш шундый рәхәт, без бер кимчелексез дип кенә күрсәтеп торса, театр булмый ул. "Әкият бу" дип тамашачы үзе театрдан йөз чөерәчәк. Тормышта булган җитешсезлекләрдән көлеп, кимчелекләрне гыйбрәт итеп күрсәтү, тамашачыны уйландыра алу - шул безнең максат. Театрның максаты шундый. Чөнки сәхнәдә кемнең кем икәне бик ачык күренә. Тамашачы һәрчак тормышта булган вакыйгалар белән чагыштырып, күп сорауларына җавап алып кайтып китә".
Очрашу бик җанлы атмосферада узды, сорауларның ахыры күренмәде. Сөйләшү ахырында тамашачылар шул көнне туган көнен билгеләп узучы артист Илнур Закировка бүләк тапшырырга да өлгерделәр.
Гомумән, татар теленә, милли мохиткә сусаган Мәскәү тамашачысы өчен менә шундый очрашулар бик кирәкне аңлыйсың. Милли хисне, милли үзаңны уятучы, ныклы фикере, кыю сүзе өчен дә яратабыз Камал театрын.
Мәскәүдә барган Галиәсгар Камал театрының гастрольләре 21 гыйнварда Туфан Миңнуллинның "Гөргөри кияүләре" спектакле белән тәмамланачак.