Урамыбызда хәзер берничә ай юл ремонты хезмәткәрләре эшли. Аларга кадәр су торбаларын алыштыручылар эшләгән иде. Аңарчы урамдагы асфальтның искесен сыдырып алып, яңасын җәйгәнгә ярты елдан чак артты.
Менә яңа асфальттан йөрүгә ел да тулмады, су торбаларын алыштырырга килделәр дә, безнең як юлны актарып та ташладылар. Озакка түгел түгеллеген. Шулай да, торбаларны алыштырып, асфальтын кире түшәгәч, безнең моңарчы матур урам юллары ямаулы ыштанга охшап калды.
Яңа гына түшәлгән асфальтны актарып, су торбаларын яңартканны җан әрнеп күзәттем инде. Ни дисәң дә, вакыт, акча, материал юкка китә бит. Гомумән, болай уң кул ни эшләгәнне сул кулның белмәве Русиядә генәдер дип уйлый торган идем. Баксаң, ул Америкада да бар икән. Моны аңлау тагын да авыррак булды.
Эшләүләре – җыр инде менә. Көн дәвамында эшләп бетерерлек җирнең асфальтын актарып ташлыйлар да, шул чокырда бар эшләрен эшләгәч, яхшылап каплап куялар. Урамны шулай эшләп чыккач, әлеге капланган тишек-тошыкны ямарга юл хезмәткәрләре килде. Инде себерделәр, инде пөхтә итеп эшләделәр эшләрен. Шулай да, ямау – ямау инде.
Урамдагы бертуктаусыз гөҗелдәү, машиналар үкергән тавышлар басылуга, куе сары төстәге кием киеп йөргән эшчеләр киткәнгә берничә көн үтте генә. Ишектәге кыңгырау чылтраганга барсам, куе сары арка кигән адәм тора. Әле генә Нурисламны мәктәптән алып кайтканда йорт аша күршеләрнең өе каршында утырганын күргән идем. Аны-моны уйламыйм, ачтым.
“Урам яктагы йорт номерын яңартасымы?” дип сораганга аптырап карап торам. Яңарта икән, барсыныкын да яңартырга тиеш. Әмма ул миңа күршеләрнең өйдә юклыгын аңлата башлады. Мин беркатлы, яңарт, дидем дә, ишекне яптым. Мәрйәм машинада йоклый, эчтәге ишек янында аны каравыллыйм. Бераздан тагын кыңгырау чылтрады. Тагын теге бәндә, бу юлы эшләдем, кара, ди бу. Йөгереп кенә барып карадым да, кире кереп китмәчке идем, булмады, акча сорый. Нинди акча? Эшләгән өчен. Шунда гына барып җитте миңа. Әйе, эшлисе кеше ишек кыңгравын чылтратып, өйдә кеше бармы, дип карап йөрми. Барсыныкын бергә яңарта. Күпме, дип сорыйм, аптырауны яшерә алмыйча. 10 доллар! Чыгарып бирдем дә, исем китеп утырдым. Моның ише эш өчен акча сорарга тиеш түгелләр бит. Урамдагы ремонт эшләре барганын күреп, аферистлар акча эшли.
Икенче көнне тагын мәктәптән кайтканда карап киләм, безнең кыска гына урамда миннән кала тагын 3-4 йорт хуҗасы “тотылган” икән. Юл бордюрындагы номерлар яңартылганлыгыннан кемнәрнең ахмак икәнлеге ялтырап күренеп тора.
Күрше урамда яңа асфальт икәнлегенә бүген генә игътибар иттем. Димәк, киләсе ел аларда да су торбаларын алыштырырлар. Аннары алар да йорт саннары аферистларына тотылырлар инде.