Accessibility links

"Азатлык" яшьләре Татарстан туграсы көнен билгеләде


"Азатлык" яшьләре Татарстан туграсы көнен билгеләде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:30 0:00

"Азатлык" яшьләре Татарстан туграсын зурлады

7 февраль Казанда “Азатлык” татар яшьләре берлеге Татарстан туграсы көне уңаеннан башкала үзәгендә махсус акция оештырды. Алар казанлыларга Татарстан символлары төшкән 500ләп магнитлар таратып, республика туграсы тотып фотомарафон үткәрде.

Татарстан туграсы көне быел шимбәгә туры килде һәм аны искә алган бернинди дәүләт чарасы күренмәде. Әгәр башкала үзәгендә, Бауман урамында “Азатлык” татар яшьләре берлеге махсус акция үткәрмәсә, гадәти көн булып үтәр иде. Яшьләр 7 февраль Казанда тугра көнендә пикет та уздырырга ниятләгән, әмма шәһәр идарәсе рөхсәт итмәгән. Шуңа да карамастан, көн салкын дип тормыйча, үз теләкләре белән Татарстан дәүләте символлары төшерелгән магнитлар таратып, тугра тотып фотомарафон оештырдылар.

“Мондый чараны дүртенче ел үткәрәбез. Ике ел түштамгалар, ике ел менә магнитлар, ябыштыргычлар (наклейкалар) тараттык, интернетта флешмоб үткәрдек – аватаркаларга тугра рәсеме куйдык. Безне белмәүчеләр дә бу чараларга кушылды. Бауман урамындагы акциядә без казанлыларга тугра көне турында искә төшердек, аларны тугра белән фотога төшәргә чакырдык. Бүген дәүләтебез сувенир төшенчәгә әйләнеп калуга карамастан, “Азатлык” татар яшьләре берлеге халкыбызга Татарстан туграсын күрсәтергә, күбрәк танытырга булды”, диде “Азатлык” берлеге рәисе Наил Нәбиуллин.

Ул быел бу дәүләт символлары төшкән 500ләп магнитны үз хезмәт хакы акчасына эшләткән. Берәүдән дә акчалата ярдәм сорыйсым килмәде, ди ул.

Бигрәк тә тугра белән фотомарафон күпләргә кызыклы тоелды, дөрес, фотога төшәргә курыккан кешеләр дә булды. “Азатлык” берлеге яшьләре үзләре төшергән фотоларны Вконтактедагы битләренә урнаштырдылар.

Наил сүзләренчә, татар яшьләренең Татарстан туграсы көненә багышланган чаралары Казанда гына узып калмаган. Нурлат районы Мамык авылында “Азатлык”ның Нурлат бүлеге рәисе Илсур Зәйдулла 3нче сыйныф укучылары белән республика туграсына багышланга дәрес үткәргән.

XS
SM
MD
LG