Казанның Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда "Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләренең ислам кануннары" дип аталган сөйләшүдә катнашучылар күп булмаса да, килгән кешеләр өчен тема актуаль күренде. Чарада төп чыгыш ясаучы - Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев ир белән хатын мөнәсәбәтләре турында бер сәгатьләп вәгазь сөйләде.
"Кем гаепле? Һәркем гаепне каян эзли? Каршы яктан эзли һәм китә тавыш. Аннары иртә белән торып, бу эшне болай эшләргә тиеш, бу бәхетне кем төзергә тиеш, дип разборка ясау ул мәхәббәткә керми", диде Җәлил хәзрәт җыелган халыкның әлеге темага игътибарын юнәлтергә теләп. Сүзен ул Мөхәммәт пәйгамбәр сүзләре белән җөпләп барды. Риза булып алгансың икән, хатының энә саплый белмәсә дә, риза булып тор, дигән сүзләрен китерде.
Тыңлаучылар хәзрәткә гаиләдәге мөнәсәбәтләргә бәйле сораулар да бирде. Җыелган халыкның күпчелеге хатын-кызлар иде. Соңннан Җәлил хәзрәт Азатлыкка да фикерләрен җиткерде.
"Аллаһның рәхмәте булсын оештыручыларга. Бүгенге гаилә кыйммәтләре, гаилә корыр алдыннан яшьләр нәрсә эшләргә тиеш дип очрашу оештырганнар. Бу бик кирәк, әһәмиятле дип саныйм. Чөнки бөтен дәүләтнең, бөтен хөкүмәтнең нигезен гаилә тәшкил итә. Әгәр гаилә тыныч булса, ил дә тыныч була, алга китеш тә була. Һәркемнең бурычы - иманлы булып килгән, иманлы булып китү. Кеше үзеннән соң үзеннән дә яхшырак бала калдырырга тиеш.
Менә бүген яшьләр начарая, әхлак начарая диебез икән, димәк, без шушы икенче бурычны үтәмибез булып чыга. Кызганычка каршы, икенче бер авыр әйбер, 50%тан артык гаиләләр таркала. Шушындый очрашулар күбрәк булса, яшьләр арасында гаилә кыйммәтләре, гаиләгә әзерлек, егет кеше нишләргә тиеш, кыз кеше нишләргә тиеш, белеп эш итәрләр иде. Аларны балаларыбыз белеп үссә, әлбәттә, 50% урынына аерылышулар 40%, тора-бара 30%ка калса, аннары кимесә, ул инде зур әйбер булыр иде", диде Җәлил хәзрәт Фазлыев.
Әлеге чара республиканың диния нәзарәте һәм Ислам мәдәнияте музее белән берлектә уздырылды. Оештыручы алга таба да халыкны борчыган темаларга түгәрәк өстәл җыймакчы. Бу юлы керү түләүле булды, өлкәннәргә 100 сум, студентлар белән пенсионерларга 50 сум иде.