"Адмирал"дагы янгыннан соң "Вьетнам базары" ("Витарус") 60лап эшмәкәрне үзенә кабул иткән инде. "Адмирал"дагы янгынга килгәндә, "Вьетнам базары" хуҗасы Дао Тһи Кой төп сәбәп монда ут төртеп яндыру булырга мөмкин дип белдерә. Мадам Кой Азатлык сорауларына җавап бирде.
– Мадам Кой, бәлки, сез башка базар җитәкчеләре белән дә аралаша торгансыздыр. Ничек уйлыйсыз, "Адмирал"да янгын чыгуга ни сәбәп булырга мөмкин?
– Чынлап торып әйтәм, мин аларның берсен дә белмим, чөнки мин үз эшләрем белән генә мәшгуль. Элек безнең "Вьетнам базары"нда эшләгәннәр янгын булганнан соң "Адмирал"га киткән иде. Инде менә тагын зыян күрделәр. Һәлак булучылар арасында икәү – бер хатын-кыз һәм бер ир кеше элек миндә эшләгән иде. Бу хакта ишеткәч тә миңа бик авыр булды. Алар бит бездә янгында зыян күрделәр һәм менә анда һәлак булдылар.
Шулкадәр кәефем юк, хәтта "Адмирал"дагы янгынга нәрсә сәбәп булырга мөмкин дип ачык кына итеп тә әйтә алмыйм. Бәлки ут белән саксыз кыланганнардыр, бәлки электр үткәргечләрдә бер-бер ни булгандыр. Әмма, миңа калса, мөнда төп сәбәп – ут төртеп яндырган булырга мөмкиннәр.
Миндә нигә янгын чыккач та сүндермәгәннәр соң дигән сорау да туа. Анда кешеләр бик күп бит, бик күп ирләр эшли. Нигә алар базарны коткара алмаган? Безнең базар янганда базарда беркем дә юк иде бит.
– Бинаны арендага алган сәүдә үзәге хуҗасы Гусейн Гахраманов LifeNews-ка "Тура" һәм "Вьетнам базары" янгач сезнең белән дә шулай булачак дип кистәттеләр дип белдерде. Казанда мондый янаулар гадәти хәлмени?
– Мондый янаулар булып тора, чөнки бездәге янгынга кадәр дә минем танышлар миңа "Мадам Кой, сак бул! Безнең базар белән нидер эшләмәкче булалалар" дип әйткән иде. Әмма янгын булыр дип минем башыма да килмәде, чөнки мин бит бер генә дә начарлык эшләмәгән кеше.
Җәйдән генә алсак та, берсе артыннан берсе ("Даурия", "Караваево", "Вьетнам базары") күпләгән базарлар янды бит. Ник алай? Бу сорау миңа да тынгылык бирми, җавап таба алмыйм. Көндәшлек аркасында янамы алар? Белмим. Безнең базар көндәшлек аркасында янды, аңа ут төрттеләр. Чөнки 20 ел дәвамында безгә күп кеше йөрде, күпләр эшләде. Хәзер сәламәт булмаган көндәшлек хөкем сөрә. Вьетнам хатыны булган өчен дә миннән көнләшләр.
Бездәге янгыннан соң ут төртүче егетне тоттылар һәм төрмәгә утырттылар. Ул үзем төрттем дип белдерә, әмма мин аның сүзләренә ышанмыйм. Мин аның әнисен күптәннән, инде 28 ел беләм. Аның әнисе Советлар берлеге вакытында вьетнам эшчеләре белән эшләгән иде. Аннан соң минем базарда сату да итте. Ул егет ничек алай эшләргә мөмкин? Мин аңа яндырырга кушканнар дип уйлыйм, әмма дәлилләрем юк.
– Сезнең базардагы янгыннан соң хакимиятләрдән берәр ярдәм тойдыгызмы?
– Алар минем иске базар каршында яңа сәүдә үзәге ачу идеясенә генә теләктәшлек күрсәтте. Акчалата ярдәм булмады, үзем дә сорамадым. Мин халык өчен үземдә булган 20 миллион акчаны тоттым, ачтым инде. Хәзер Русиядә кризис – кешеләргә бик авыр. "Адмирал"да тауарларына зыян килгәннәр бу хәлдән ничек чыгар, әйтүе бик авыр.
– Сезнең базарда янганнар хөкүмәттән берәр ярдәм ала алдымы?
– Юк ла, бу турыда сүз дә булырга мөмкин түгел. Алар бит хосусый эшмәкәрләр. Банклардан зур кредитлар алалар. Аларга киләчәктә ташламалы кредитлар бирелерме, әллә юкмы, бүген беркем дә әйтә алмый. "Адмирал"да күпләр "Вьетнам базары"ннан киткәннәр иде. Алар шулай итеп ике тапкыр зур зыян күрде.
– Кайберәүләр Казанда бер "Тура"гына калсын дип тырыша икән дигән сүзләр дә таралаган. Сез бу сүзләргә ничек карыйсыз?
– Бу сорауны хөкүмәттәгеләргә бирергә кирәк. Бу сәяси сорау, шуңа күрә җавап бирә алмыйм.
– Бүген сезнең базарда ничә кеше эшли?
– Хәзер 200ләп кеше эшли, янгынга кадәр 1200ләп иде. Менә "Адмирал" янганнан соң мин тагын андагы 60 эшмәкәрне үземә кабул иттем. Килсеннәр урын бар әле.