Чараның пленар утырыш өлешендә Татарстан диния нәзарәтенең Кама төбәге казые, Чаллыдагы Ак мәчет имам-хатыйбы һәм мәдрәсәсе мөдире Рөстәм Шәйхелвәлиев барча кунакларны сәламләде һәм чыгыш ясады. “Ислам дине үзенең камиллеге белән дөньяны гаҗәпләндерә, исламда кешелек үз үсешендә яңа этапка күчә һәм әйтелгәнчә, бу этап кыямәт көненә кадәр барырга тиеш. Кыямәт көненә кадәр барырга тиеш динне дөньяви фәннәрсез күз алдына китерүе кыен”, дигән фикерләрне дә әйтте Рөстәм хәзрәт.
Хакимиятләр тарафыннан да котлау сүзе әйтелде. Анысын Чаллы башкарма комитетының җәмәгатьчелек белән элемтә хезмәте бүлеге җитәкчесе Рөстәм Галиуллин башкарды.
Татарстан диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм Батров җәмгыятьтәге диннәр төрлелеге шартларында дәүләтнең дөньявилыгы хакында сөйләде.
РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин “Мөселман мәгариф системасында белем бирү стандартлары: төзү һәм тормышка ашыру” темасын күтәрде. Ул шулай ук "мөселман кызларына яулык бәйләүне тыю җәмгыятьтә тискәре караш тудыра, аны радикальләштерә, үзләренә дә проблемнар тудыра", дип белдерде. Рәфыйк әфәнде имамнарны ничек әзерләү зарурлыгына да тукталды.
Профессор Мирфатыйх Зәкиев үз чыгышын исламның татар халкын формалаштырудагы роленә багышлады.
Баштагы чыгышлар татарча һәм урыс телләрендә барса, Төркиянең Адыяман шәһәре университеты галиме Мурат Айан фикерләрен инглиз телендә җиткерде. Тәрҗемәче аларны катнашучыларга урысча бәян итте.
Адыяман университетыннан тагын дүрт галим секцияләрдә чыгыш ясадылар. Словакиянең Рожняво каласыннан килгән Эмиль Хәмидуллин “Ислам һәм хәзерге чорның актуаль проблемнары” хакында бәян итте. Ул чыгышында “Европа исламны “көнчыгыш базары” буларак кына күзаллый. Ә бит ислам – рухи тормыш ул”, диде Эмиль әфәнде.
Әлеге халыкара конференциядә Башкортстанның кайбер район авыллары имам-хатыйблары да катнашты.