Татарстанның “Ак барс” хоккей такымы финалга чыкты. Соңгы уеннарда кем белән уйнаячагы бүген кич билгеле булачак. Татарстан такымы КХЛ чемпионы исеме өчен йә “СКА”, йә “ЦСК”га каршы көрәшәчәк.
Билгеле булганча, КХЛ уеннары Казанда узганда, көрәш башланганчы Татарстан, Русия гимннары яңгырый. Бу – күптән килгән гадәт. Моңа хоккей җанатарлары инде өйрәнгән, күнеккән. Ә менә читтән килүчеләрдә ул сорау тудыра, мондый күренеш ошап җитми.
Бу турыда рәсми белдерүләр ясалмаса да, әледән-әле зарланганнарын ишетергә мөмкин. Мәсәлән, “Ак барс” белән “Себер” такымнарының соңгы уеннары алдыннан “Вести FM” радиосында бу турыда сүз куерту булды. Иртәнге тапшыруны алып барган Владимир Соловьевка үзен “Себер” такымы җанатары дип таныштыручылар: “Ник КХЛ уеннары Казанда узганда ике гимн уйный: берсе – Русиянеке, икенчесе – Татарстанныкы. Татарстан Россия составында, бер гимн яңгырарга тиеш”, дип зарланды. Алып баручы да Русиянең федератив төзелешен искә алмыйча, шалтыратучыны хуплый, бер илнең ике такымы уеннары алдыннан ике төрле гимн уйнавы – ахмаклык, моны КХЛ җитәкчелегенең эшләп бетмәве дип атый.
Татарстанның бер дәүләт газетында спорт тематикасын алып баручы журналист та ике гимн уйнату кирәкмәгән гамәл дигән фикер әйтә. Ул үзенең исемен атамауны сорады, дөрес аңламаска мөмкиннәр дип уйлый. “Татарстанда яшәсәм дә, мин дә ике гимнның яңгыравына каршы. Ярый әле аны кыскарттылар, алайса егетләр бозга чыгып баса, ә анда озаклап ике гимнны суза башлыйлар. Аларны тыңласаң, бөтен дәрман юкка чыга. Русия гимнын яңгырату да җиткән. Татарстан аерым дәүләтме? Юк. Ник Новосибирски, Магнитогорски, Уфа белән уйнаганда аерым республика итеп үзеңне күрсәтергә? Барысы да бер ил шәһәрләре. Уеннардан сәясәт ясарга кирәкми”, диде ул Азатлыкка.
Уен алдыннан без җанатарлар белән дә күп аралаштык. Фикерләр каршылыклы. Бер яктан хоккей сөючеләр: “Татарстан гимнына каршы чыгарга берсенә дә рөхсәт итмәячәкбез, ул – безнең дәүләт тамгасы”, дип күкрәк сукса, икенче яктан Татарстан Конституциясендә беркетелгән президент институтына каршы чыга.
“Татарстан Русиягә керәме? Керә. Димәк, бер кагыйдә”
Кучумов Алабугада шофер булып эшли. “Ак барс” уенына дуслары, энеләре белән килгән. Хоккей уеннарын калдырмаска тырышам, ди. “Татарстан гимны сезнең ачуны китерәме?” дигәч, Сергей: “Минем ачу килми” ди, ә янәшә басып торган дусты: “Артык ул, кирәкми. Бер Русия гимны да җитә”, дип әйтә. Алар шунда ук сүзгә килә. Сергей дусты белән бәхәсләшә.
“Суверенитет бирелгәч, һәр республика үз кануннарын булдырды. Бездә менә шундый гимн, ул расланган икән, беркая да китеп булмый. Мин аны башкарырга телим икән, берсе дә каршы килә алмый. Башкалар үзенекен җырларга тели икән, рәхим итсеннәр. Советлар берлеге гимны ошый иде миңа, шул калсын иде. Мин сәясәтне яратмыйм, аңламыйм да. Русиядә бер президент булсын дим. Татарстанныкына каршы түгелмен, әмма булсын дип якламыйм да. Гомумән, мин хоккей өчен!”, ди Кучумов.
Чуашстаннан килүче Валерий Егоров үзен лаеклы ялда булучы җанатар дип таныштырды. Татарстанның үз гимны бар, аңа каршы чыгарга ярамый дип “Себер” фанатларын сүксә дә, Русиядә барлык төбәкләргә дә бер караш булырга тиеш, Татартсан шул исәптән чыгарма түгел, дип әйтә.
“Гимнга каршы чыгучылар табыла инде ул, көтүдән аерылып адашып йөрүчеләргә исем китми. Гимн уйный икән, нәрсәсе бар аның? Уйнасын. Булмаса да, исем китми. Татарстан Русиягә керәме? Керә. Барыбыз өчен бер Русия бар, бер дәүләттә дистәдән артык президент булуы – ахмаклык. Башлык, хуҗа булсын ул. Мин президент инстутитуна каршы түгел, әмма исеме ошамый. Башта ук дөрес атама сайларга иде. Чуашстанда башлык, менә дигән! Чуаш телен укыту аның белән юкка чыкмады”, дип сөйләде Егоров.
Башкортстанның Туймазы шәһәреннән килүче Айнур Солтангәрәев “Салават Юлаев” өчен түгел, “Ак барс” өчен җан ата. Ул аны бөтен татарлар такымы дип исәпли. Гимн Татарстанда бар икән, ул яңгырарга тиеш, ди. Ә менә президент, тел турында сорау биргәч, югалып калды.
“Бер генә президент булуы хәерлерәк. Башкортстанда башлык, берни үзгәрмәде. Татар телен укырга тиешләрдер, урыслар да, татарлар да өйрәнсә, бернинди дә куркыныч юк. Без башкорт телен укыдык, укабыз коелмады. Әмма ни татарча, ни башкортча камил белмибез. Һәр кешенең теләге исәпкә алынырга тиеш. Тели икән, укысыннар”, ди ул.
"Кем булса да, бай булыйк!"
Әлмәттән Евгений Титанов хоккей уеннарын карарга улы Марк белән килгән. Ул “Татнефть” ширкәтендә хезмәт итә.
“Гимнга каршы чыгу, аның тирәсендә сүз куерту – абсурд. Без кая гына барсак та, андагы тәртип белән килешәбез, кануннарны кабул итәбез, хөрмәт белән карыйбыз. Татарстанда да үзгә гореф-гадәтләр, кануннар бар. Килгән кеше аны телиме-юкмы кабул итәргә тиеш. Кунак булсаң, тыйнак бул. Татарстан гимнын яратам, миңа якын ул. Татарстан республика булып тууын, төрле халык яшәгәнен, бер-берсенә яхшы мөнәсәбәттә булуын тасвирлый.
Ә Рөстәм Миңнеханов нинди статуста булмасын, безнең өчен ихтирамга лаек шәхес булып калачак. Русиядә бер генә президент, ул – Владимир Владимирович Путин. Суверинитет бирелде, кирәклесе эшләнде. Телгә кагылганда, мин – урыс, әмма телне белмим, улымнан нидер сорагыз – ялт итеп җавап бирәчәк. Балалар өйрәнсен, аларга бит татарлар белән аралашып яшәргә кирәк”, дип сөйләде Титанов.
Фәнис Алиев та: “Үз гимныбыз бар, нәрсә каршы килергә? Бу уенчыларга да, хоккейны караучыларга да гадәти хәл. Президентка килгәндә, белмим, Русиядә ул берәү генә калырга тиеш. Президент статусын алсалар, әллә ни югалтмасбыз кебек. Ельцин вакытында салымнарны яртысы үзебезгә калдырылса, республиканы президент, хан, башлык идарә итәме, мөһим түгел, хет әллә кем дип аталсын, бай гына булыйк!” ди ул.
“Спорт җанатарлары – азчылык”
Социология фәннәре докторы, Мәрҗани исемендәге тарих институты хезмәткәре Гөлнара Габдрахманова “Ак барс” такымының күптән республика брендына әверелгәнен әйтә, әмма спорт җанатарлары өчен миллилек, дәүләт төзелеше мөһим түгел, ди. Татарстан яки Казан белән бәйле әйберләрне атарга кушканда, кешеләр хоккей такымын да телгә ала, ләкин күпләр республикада спорт такымнары нәрсә хакына барлыкка килгәнен аңлап бетермәгәнен әйтә.
“Футбол, хоккей, гомумән, спорт җанатарлары – җәмгыятьнең аерым бер өлеше. Алар үзгә фикерләүче һәм алар азчылык. Соңгы социологик тикшерүнүдә дә Татарстан президенты институты кирәкме, юкмы дигән сорау бирелде. Сораштыруда катнашучылар шәһәрдә һәм авылда яшәүчеләргә, татарларга һәм урысларга бүленде. Шәһәрдә яшәүче татарларның 71 %, урысларның 63%ты “Татарстанстанда президент институты саклануы кирәк” дип җавап бирде. Авылда яшәүчеләр – 76% һәм 78%.
Күрүегезчә, президент статусын күпчелек хуплый. Мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләсенә килгәндә, татарлар арасында хуплаучылар – 94 %, урыслар – 84%. Бу – шәһәр кешеләре. Авылда яшәүче татарларның 93%, урысларның 94 % татар теленең укытылуын хуплады. Урыслар арасында да югары күрсәткеч. “Татар теле кирәкми” дип җавап бирүчеләргә спорт җанатарлары да керәдер дип уйлыйм.
Җанатарларның мәдәният, тел, милләт, дәүләт төзелешенә карата фикерләре үзгә. Ник мондый караш – әйтүе авыр. Төрле социаль төркем нинди дә булса күренеш аша үзен танытырга, күрсәтергә тели. Кемгәдер тел, мәдәният, тарих кызык, башкалар өчен спорт, аның тамгалары мөһим. “Ак барс” җанатарлары без аерым төбәк такымы, без – татарстанлылар, безнең аерым тамгалар дип башкалардан үзгә күренергә тырыша. Күрәсең, алар уен вакытында яңгыраган гимнга күнеккәннәрдер. Ә телгә кагылышлы сорауларга җавап биргәндә аның спортка кагылышы бармы соң, нигә кирәк ул, дип фикер йөртәләр”, дип сөйләде галимә Азатлыкка.
Аерым спорт җанатарлары социологлар тарафыннан өйрәнелмәгән, әмма спорт чаралары кешеләргә ничек тәэсир иткәне хакында тикшеренүләр бар. Универсиада, мәсәлән, Татарстанда яшәүчеләрдә горурлык хисе тудырган. “Ак барс” хоккей такымына килгәндә, яулаган уңышлары өчен республиканың брендына әверелде.
Шуны да әйтергә кирәк, Татарстанның башка спорт клублары белән чагыштырганда, “Ак барс” татар телле җанатарларын да онытмый. Мәсәлән, хоккей клубы башкалардан аермалы реклама банерларын ике телдә ясарга тырыша, уеннар вакытында милли көйләр яңгырата. Хоккей клубы табибы Илмир Хәбибуллин: “Безнең җанатарлар арасында татарлар күп, без алар өчен дә уйныйбыз”, дип бик гади аңлаткан иде. Такымда татар исем-фамилияле спортчылар, остаз татар милләтеннән булганга да күпләр “Ак барс”ны милли, татар такымы дип саный.
Ирешелгәнне җимерүчеме, саклаучымы?
Татарстан суверинитет турында декларацияне кабул итеп, аны референдум нәтиҗәләре белән рәсмиләштереп, үзенең Конституциясен, тугра, гимн кебек дәүләт тамгаларын булдырды. Федераль үзәк инде күптәннән унификацияләү эше алып бара. Әлегә бары тик Татарстан гына президент институтын саклап калды, аны бетерү 2016 елга кадәр кичектерелде. Сентябрь аенда узачак сайлауга кадәр Рөстәм Миңнехановка вакытлыча президент вазифаларын үтәүче вәкаләтләре бирелде.
Галим Дамир Исхаков сайлаудан соң Татарстан да президент исеменнән колак кагарга мөмкин, ди.
“Рөстәм Миңнехановка вакытлыча президент вазифаларын үтәүче вәкаләтләре бирелгән икән, димәк, мәсьәлә инде хәл ителгән, аны сайлап куячаклар. Сюрпризлар көтелми. Миңнеханов – бердәнбер кандидат, башкалар күренмәс дип уйлыйм. Чынында Миңнехановка катлаулы мәсьәләне хәл итәргә туры киләчәк. Ул Татарстан президенты итеп сайланачак, аннары үзе шушы ук постны юкка чыгарырга тиеш булачак. Мондый вазгыятьтә уйланыр идем: Исемем тарихта ничек сакланачак? Ирешелгәнне җимерүчеме, саклаучымы? Бик каталулы мәсьәлә”, диде ул.