15-17 май көннәрендә Казанда III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы узачак. Анда 600дән артык кеше катнашуы көтелә. “Интертат.ру” сәхифәсе хәбәр итүенчә, быелгы програм күбрәк үзара фикер алышуга корыла. 16 май Г.Камал театры бинасында көнне узачак пленар утырышта, шулай ук Татарстанның фәннәр академиясендә узачак очрашулар барышында 30дан артык кеше чыгыш ясарга теләк белдергән.
Кунаклар Арча төбәгендәге уку йортларында булачак, шулай ук шагыйрь Габдулла Тукай эзләре буйлап сәяхәт оештырыла. Чарада катнашучыларга К.Тинчурин исемендәге театрда Исламия Мәхмүтованың “Мәхәббәт чишмәсе” спектаклен, “Казан” бию ансамбленең зур концертын тамаша кылырга мөмкинлек булачак.