Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннан Петербурга барган автобус казасында өч кеше һәлак булды


(Гаддәттән тыш хәлләр идарәсе фотосы)
(Гаддәттән тыш хәлләр идарәсе фотосы)

Һәлак булганнар арасында Татарстанның каратэ федерациясе президенты Искәндәр Шагин һәм 12 яшьлек спортчы Эльвина Фәттахова бар.

Русиядә балалар хокуклары вәкиле Павел Астахов ярдәмчеләре Түбән Новгород өлкәсендә булган юл фаҗигасен тикшерә. Казаннан Петербурга юл тоткан 20 кешелек "Мерседес" автобусы КАМАЗ машинасына бәрелеп өч кеше һәлак булган, 17 кеше яраланган. Үлүчеләр арасында 12 яшьлек кыз бала бар. Шулай ук Татарстанның каратэ федерациясе президенты Искәндәр Шагин һәлак булган. Аның улы авыр хәлдә хастаханәдә.

Яраланган балаларның баш миләре селкенгән, сөякләре сынган. Бер баланың хәле аеруча авыр, икенчесе комада. Күбесе авыр хәлдә Түбән Новгород хастаханәсенә китерелгән.

Һәлак булганнар һәм зыян күргәннәрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтеләчәге хәбәр ителде. Фаҗига өлкәнең Кстово шәһәре янында пәнҗешәме иртән булган. Каратэ белән шөгыльләнүче балаларның Петербурга көрәш бәйгесенә барышы булган.

XS
SM
MD
LG