Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин "теләнмәгән оешмалар" канунын имзалады


Владимир Путин
Владимир Путин

Әлеге канун нигезендә прокуратура Русиянең конституцион төзелешенә һәм иминлегенә куркыныч тудырган халыкара яки хөкүмәттән бәйсез оешманы "теләнмәгән" дип атый алачак.

Русия президенты Владимир Путин "теләнмәгән оешмалар" (о нежелательных в стране иностранных и международных организациях) канунын имзалады.

"Теләнмәгән оешмалар" оешмалар исемлегенә кертүне тышкы эшләр министрлыгы белән бергә баш прокуратура хәл итәчәк. Андый оешманың Русиядәге бүлекчәләре ябылачак. Канунны бозган өчен 5 меңнән алып 100 меңгә кадәр акчалата җәзалар, берничә тапкыр бозган өчен алты елга кадәр төрмә каралган.

Белгечләр һәм хокук яклаучылар фикеренчә, бу канун "Чикләрсез табиблар", Amnesty International, Халыкара Һельсинки төркеме, "Гринпис", "Чикләрсез репортерлар"га куркыныч тудыра. Думада бу канунга каршы булган депутат Дмитрий Гудков сивил илләрдә бары тик мәхкәмә генә теге йә бу оешманың канун бозу-бозмавын хәл итә дип белдерде. Аның фикеренчә, канун коммерцияле оешмаларга да кагылганга, Русия икътисадына да тискәре йогынты ясарга мөмкин.

Бу канун өлгесенә Amnesty International һәм Human Rights Watch кебек халыкара хокук яклау оешмалары ризасызлык белдергән иде.

XS
SM
MD
LG