Путинның бу фәрманын бер төркем русияләр Югары мәхкәмәгә шикаять итте. Алар фикеренчә, фәрман Русиянең Украина көнчыгышында һәлак булган хәрбиләрен яшерү өчен чыгарылган. Мәхкәмәгә шикаять итүчеләр бу фәрман дәүләт сере турында канунга каршы килә, ватандашларның мәгълүмат эзләү һәм аны таратуга кагылган конституциядәге хокукларын боза, русияле солдатларның һәлак булуын тикшергән журналистларны җинаять җаваплылыгына тартуга китерергә мөмкин дип белдерә.
Май ахырында Путин "тыныч вакытта махсус операцияләр үткәргәндә" хәрбиләрнең һәлак булуы турында мәгълүматны сер итеп саклау фәрманын имзалады. Моңа кадәр сугыш вакытында югалтулар сер итеп санала иде. Бу фәрман турында президент сүзчесе Дмитрий Песков "дәүләт теләгенә бигрәк тә туры килә" дип белдерде.
Русия җитәкчелеге үз хәрбиләренең Украина көнчыгышында сугышуын һәрдаим кире кагып килә. Әмма Татарстанга, Башкортстанга һәм Русия төбәкләренә кайткан табутлар, Псков десантчыларының һәлак булуы, Ростов шәһәрендә 2014 елның җәеннән бирле исемле һәм исемсез каберләрнең барлыкка килүе, "Солдат аналары" комитетының әледән-әле Русия хәрбиләрен Украинага җибәрәләр дип белдереп торуы, блогерларның эзләнүләре нәтиҗәсендә табылган мәгълүмат анда Русия гаскәрләре сугышуын дәлилли.