Татарстан Дәүләт шурасының бишенче чакырылышының тугызынчы утырышы көн тәртибендә 44 мәсьәлә кертелгән иде. Алар арасында 2015 елга Татарстан бюджетына үзгәрешләр һәм Дәүләт думасы депутаты Ирина Яроваяның "бердәм мәгариф киңлеге" турындагы канун өлгесе бар.
Утырышта Сәрия Сабурская кеше хокуклары, Гүзәл Удачина балалар хокуклары вәкиле итеп яңадан сайланды.
44 яшьлек Удачинаны бу вазифада 2010 елдан бирле эшли. 2014 елда чит илләр ватандашларына балаларны тәрбиягә бирмәү турындагы канун өлгесе каралганда депутатларны аңа каршы тавыш бирергә чакырган иде.
2014 елда Татарстанда мөселманнар тоткарланып изоляторда газапланган вакытта аларның хатыннары Сәрия Сабурская мөрәҗәгать итеп ярдәм сораганнар иде.