Кырым Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Ремзи Ильясов Керич шәһәрендә очрашуда Бөтендөнья кырымтатар конгрессын Төркиядә уздыруның "куркынычы" турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда конгресс инде алты ел "кәгазьдә генә" эшли. Әнкарада узачак чара аның рәисен сайлап ул оешма исеменнән ниндидер белдерүләр ясар өчен кирәк.
Ильясов кырымтатар оешмалары вәкилләренең 25 июль очрашып Бөтендөнья кырымтатар конгрессы алдыннан туган вазгыять турында сөйләшүләре планлаштырыла диде.
"Кырымда яшәүче татарлар өчен бу конгрессның нәтиҗәләрен фаразлап була. Бернинди дә яхшылык көтәсебез юк. Милләттәшләремне тәнкыйтьләгән, үз иленә, үз Кырымына пычырак аткан конгресста катнашасым килми", диде Ильясов.
Бөтендөнья кырымтатар конгрессы 1-2 август Әнкарада үтәчәк. 2015 елның февраль аенда Төркиядәге 43 оешма татарларны яклау өчен бердәм сәясәт алып барырга килеште.
Беренче кырымтатар конгрессы Акмәчеттә 2009 елда узды. Ул чакта анда 12 илдән 160 кырымтатар оешмасыннан 800ләп делегат катнашты. Рәис итеп Рефат Чубаров сайланды.