Accessibility links

Адвокат: Савченконы халыкара басым гына коткара алачак


Надежда Савченко
Надежда Савченко

Савченконың адвокаты Марк Фейгин Русиядә бәйсез мәхкәмә булмауны, ил хакимиятенең хөкемгә тартуны авторитар итүен, дәүләтнең репрессив механизмы икәнлеген әйтә.

Украина очучысы Надежда Савченконың адвокаты Марк Фейгин яклаучысын бары тик халыкара сәяси басым белән генә коткарырга мөмкин дип белдерә. Бу хакта ул Твиттерда язды.

Фейгин сүзләренчә, "Савченконы гаепләп озак вакытка төрмәгә утыртачаклар һәм бу сәяси гаепләү карары мәхкәмәдә дәлилләр ярышы нәтиҗәсендә булмаячак". Адвокат шулай ук Русиядә бәйсез мәхкәмә булмауны, ил хакимиятенең хөкемгә тартуны авторитар итүен, дәүләтнең репрессив механизмы икәнлеген дә әйтә.

Очучының кайда икәнлеге турында аның адвокатларында мәгълүмат төрле. Фейгин Савченконы Ростов өлкәсенең 4нче тикшерү барганда ябып тору изоляторына китерүләрен, аның өчен камера әзерләүләрен әйтә. Савченконың икенче адвокаты Илья Новиков "Интерфакс"ка ул Новочеркасскида булырга мөмкин дигән. Аның сүзләренчә, бу хакта Русия кеше хокуклары вәкиле Элла Памфилова очучының сеңлесенә хәбәр иткән.

23 июльдә Памфилова Украина хәрбие Надежда Савченконың кайда икәнлеген әйтүне таләбе куйды. Памфилова таләпне Русия баш прокуроры Юрий Чайка һәм Җәза үтәтү хезмәте башлыгы Геннадий Корниенкога җибәрде.

Июль уртасында Савченконы Мәскәүдәге тикшерү барганда ябып тору урныннан мәхкәмә булачак Ростов өлкәсенә җибәрделәр.

Русиядә Савченконы узган елның җәендә ике русияле журналистны үтерүдә гаеплиләр. Башта бу үтерүдә Савченконың катнашы бар дип кенә белдерелде, әмма тикшерү комитеты июль башында гаепләүне катылатты. Савченко бу гаепләүне кире кага, фаҗигагә бернинди катнашы булмауны, журналистлар һәлак булганда мин әсир идем инде, дип белдерә.

Ростов өлкәсенең Донецки шәһәре мәхкәмәсе җинаять эшен 30 июльдә карый башлый, бу көнне ябык ишекләр артында беренчел тыңлаулар узачак.

XS
SM
MD
LG