Accessibility links

Мәктәпкә әзерләнәбез


Китапханә янында
Китапханә янында

Яңа уку елы башланырга да күп калмады. Быел уку елы бездә (Лос-Анджелеста -- ред.) 24 август башлана. Нурислам башлангыч мәктәпне тәмамлап, урта мәктәпкә керә. Бу мәктәптә 6-7-8 сыйныфлар, аннары тагын югары мәктәптә 9-12 сыйныфларны укыячак. Анысының да соңгы ике елы имтиханнарга һәм колледжга әзерләнеп уза.

Урта мәктәпкә былтыр ук теркәлү узган идек, бүген барып документларны тутырып, тагын бер тапкыр теркәлеп кайттык. Теркәлү турында мәгълүмат электрон почтага бер ай чамасы элек үк килде. Бүген 6нчы сыйныфка килүчеләр, иртәгә 7нче, берсекөнгә 8ләрне мәктәпкә чакырганнар.

Без төштән соң гына бардык. Зур-зур язулар элеп, беренче тапкыр бу мәктәпкә килүче укучыларның мәктәп буйлап йөрүен җиңеләйткәннәр. Иң башта, кирәкле кәгазьләргә култамга куеп алып килгәннәр кәгазьләрен тапшырып, "обходной лист" алды. Өйдән тутырып алып килмәгәннәргә шунда ук утырып, кәгазьләрне тутыру мөмкинлеге бар. Кәгазьләрдә укучының тулы исем-фамилиясе, бер-бер хәл була калган очракта бала турында мөрәҗәгать итү өчен тагын ике кеше исем-фамилиясе, адресы, телефоны. Моннан тыш, безнең штаттан башка тарафта яшәүче кешеләрнең исем-шәрифләре. Болары "Emergency contact" дип атала. Шулай ук баланың иминияте турында мәгълүмат. Бу кирәкле кәгазьләрнең һәммәсен без өйдә үк тутырып алып бардык. Беренче баскычта озак тормадык. Тиз генә тапшырдык та, теге кәгазьне тотып, икенче баскычка йөгердек. Анысында фотога төшеп, пластик таныклык алдык.

Алдагы баскычта спорт өчен футболка-шорты алырга кирәк иде. Ишек төбендә размерны билгеләү өчен киемнәр куелган, киеп карарга, тотып карарга мөмкин. Ишектән үтүгә үлчәмеңне әйтеп, өр-яңа спорт киемнәре аласың. Футболка белән шортик өчен 24 доллар түләдек. Спорт биредә зур роль уйный. Монда һәр мәктәптә, колледжда спорт командалары бар. Әйтик, һичшиксез, бэйсбол, американ футболы, европа футболы, йөзү командасы, һ.б. Һәр мәктәпнең үз эмблема - тамгасы була, безнең быелгы мәктәпнеке - пантера. Шуңарга биредәге спорт командалары барсы да Пантера исемле. Алган спорт киемнәре дә пантералы.

Алдагы баскыч, кафетерийда иде. Яңа хисап ачарга булса, шушында ук акча салып куярга мөмкин иде. Бу акчага бала кафетерийда төшке аш ашый. Нурисламның элекке мәктәптән килгән хисабы бар, анда интернет аша да акча салырга мөмкинлеген белгәч, без тукталып тормадык. Нурислам былтыр төшке ашны гел өйдән алды, шуңарга акчаны бик тотмады.

Нурислам (у) дусты һәм китаплары белән
Нурислам (у) дусты һәм китаплары белән

Кафетерийдан чыгуга тагын бер баскычта тукталдык. Монысында исемне сорап, былтыр язылган предметлар буенча расписание бирделәр. Тукталып шуны әйтергә кирәктер, урта мәктәптә дәресләр сыйныф белән түгел, сайланган предметларыңа, әзерлегеңә карап биреләчәк. Әйтик, мәктәпкә теркәлгән вакытта Нурислам үзенә яңа предметлар алды: фән, математика, химия, спорт, музыка, кытай яки испан теле арасыннан испанныкын сайлады. Мәктәптән биргән документларда Нурисламның көчле математика төркемендә икәнен белдек. Димәк, 5нчедә укыган классташларының да барсы белән дә бергә укымаячак ул. Кемнәр шул ук предметларны сайлаган яки математика буенча аның төркемендә, шулар белән белем алачак. Спорт көн аралаш, музыка көн саен керәчәк.

Көн тәртибе турында кәгазьне алгач, алда китапханәгә тукталырга кирәк иде. Монда тиз генә китапларны җыеп та бирделәр. Китапларны Нурислам исеменә яздыру өчен, шәхси таныклыктагы һәм һәр китаптагы штрих-кодны файдаландылар. Кулга алган китапларны теркәү өчен 2 минут та вакыт үтмәде. Китапханә урта һәм югары мәктәп өчен берәү. Безнең шәһәрнең бу мәктәпләре күршедә генә урынлашкан. Китапханәдән чыкканда вакытка карадым, мәктәпкә кергәннән эшләрне бетереп чыкканга кадәр төп-төгәл 20 минут вакыт үткән иде.

Мәктәп өчен әллә нинди яңа әйбер алмадык. Кирәк-яраклар исемлеген уку башлангач тапшыралар, анда балага ел дәвамында кирәкле дәфтәр-каләм ише тауар була. Былтыргы рюкзагын быел да кулланырга исәбе. Мәктәптә махсус кием юк, димәк, гадәттәге шорты белән футболка киеп йөриячәк.

Эш бетте. Хәзер 24 августны көтәбез.

XS
SM
MD
LG