Forbes исемлегендә Русиядәге иң бай 50 хатын-кыз арасында Татарстаннан да өч кеше бар.
ТАИФ җитәкчесе урынбасары Гүзәлия Сафина 430 миллион доллар белән өченче урында. Узган ел ул җиденченче урында (265 миллион доллар) иде.
Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев оныгы Камилә (115 миллион доллар) тугызынчы урында, узган ел 15нче урында иде.
"Бәхетле" челтәре җитәкчесе Мөслимә Латыйпова быел 14нче урында. Аның 135 миллион долларлык байлыгы бар. Узган ел ул бишенче урында иде.
Forbes исемлегенә керү, бизнеста уңышка ирешү өчен хатын-кыз нинди булырга тиеш? Азатлык әлеге сорауларны төрле өлкәләрдә эшләгән ханымнарга юллады.
Сүрия Усманова, хокук яклаучы, Дәүләт шурасының элекке депутаты:
– Мин бу исемлек чыгуга ук безнең татар хатын-кызлары арасыннан кемнәр бар икән дип карадым. Беренчедән, мин бу исемлектә безнең татар хатын-кызлары булуга шатланам. Икенчедән, аларның бу уңышлары нидән дигәнгә килгәндә, өчесе турында өч төрле итеп әйтеп була.
"Бәхетле" челтәренең җитәкчесе Мөслимә ханымны мин бик хөрмәт итәм. Аның бу исемлеккә керүе – хезмәте нәтиҗәсе. Аның Казанда да, Татарстанда да, Русиянең башка зур шәһәрләрендә дә "Бәхетле" кибетләре бар. Мөслимә ханымның ничек итеп эшләгәнен дә беләбез.
Гүзәлия ханымны алсак, ул үз вакытында менә шундый яхшы эшкә урнашып калган инде. Шундый оешмага туры килгән. Мин аны башкача бәяли алмыйм, күргәнем дә юк. Әгәр башы эшләмәсә, уңган-булган булмаса, аны мондый эшкә алмаган да булырлар иде дип уйлыйм. Аның шундый урынга эләгүенә, беренчедән, үз вакытында бәхет елмайган, икенчедән, башы эшләмәсә бу исемлеккә эләгә алмас иде.
Камилә Шәймиевага килсәк, аңлашыла инде, аңа мөмкин 25-30лар тирәседер дим, шулкадәр яшь килеш андый акчаларны эшләп булмый ул, мөмкин түгел. Аның акчалары кемнеке икәнлеге аңлашыла инде. Акчасы булсын! Үзенә дә булсын, шул акчаларыннан халыкка да ярдәм итсен. Әгәр бу акчалар үз хезмәте нәтиҗәсендә булса, тагын да яхшырак булыр иде.
"Форбс" исемлегенә безнең татар хатын-кызлары күбрәк керсә иде дигән теләктә калам. Акчалары да күбрәк булсын иде. Алар өчен генә түгел, ә безнең халык өчен дә файдасы күбрәк булыр иде дип уйлыйм.
Лениза Мухтарова, күпләп сату "Новотех" ширкәте хуҗасы:
"Бу апалар турында беренче ишетәм. Алар өчен мин шат, әлбәттә. Фамилияләренә караганда, аларның бу уңышы гаиләләренең уңышы белән бәйле булырга тиеш. Ләкин, тәҗрибәдән чыгып әйтә алам, буш орлыкны яхшы җиргә салсаң да ул үсеп чыкмаячак. Капиталга ия булу гына түгел, аны саклау, арттыру, ул арттыру тизлеген киметмәү, базардан төшеп калмау сәләте мөһим.
Forbes исемлегенә килгәндә, анда керү өчен кануни яки ярым кануни юллар белән күп итеп акча эшләргә кирәк.
Гөлшат Малышева, зәркән эшләнмәләр кибетләр челтәре хуҗасы:
– Җитеш тормышта яшәр өчен тырышып эшләү кирәк. Олы яшьтәме син, юкмы, әмма белем туплау кирәк, яңалыкка омтылу мөһим һәм шулай ук тормыш, тапкан малың белән канәгать булырга кирәк. Күтәренке кәеф, матур киләчәккә омтылу зур макстларга ирешергә ярдәм итә. Үземә гаиләм, балаларым, тирә-ягымдагы кешеләр кыю адымнар ясарга ярдәм итә. Нидер эшлисең икән, тәвәккәл булу сыйфатына да ия булу да кирәк.
Forbes исемелегендә татар хатын-кызларның эләгүе – яхшы күренеш. Кешеләр бәрәкәтле тормышта, муллыкта яши икән, шатланам гына. Милләтнең бай кешеләре күп булуы – капиталның бер өлеше безнекеләрнең кулында булу күрсәткече. Аларга карата көнчелегем юк, булдыра алганнар икән, афәрин. Бу хатын-кызлар кешеләрне рәнҗетеп, халыкның күз яше аркасныда зур уңышка ирешкәннәрдер дип уйламыйм.
Әмма килешәм, тырышып эшләп кенә баеп булмый. Үзем 22 ел шәфкать туташы булып эшләдем, баеп булмады. Кемдер юл күрсәтсә, булышса, күпкә җиңелрәк. Зур акчам булса, мәчетләргә ярдәм итәр идем. Аннары илдә ярлылар да күп, кибеттә күзәткәнем бар: өлкәннәрнең сөт, икмәк сатып алырга кайчак акчалары җитми. Үзем дә сатып алганым бар, әмма үземне бай хатынга санамыйм. Бай кешенең дә шул бер авыз, бер карын, 20 машина белән барыбер берьюлы йөрмисең, берәү дә җитә, гаиләң белән торырлык йортың булса, тагын ни кирәк?!
Алсу Исмәгыйлева, журналист, маркетолог:
Урлап түгел, ә зур акчалар туплап Forbes исемлегенә керү ул һәр эшмәкәрнең максаты. Һәр кеше алдына ниндидер максатлар куя, уңышка ирешергә тели. Менә шул дәрәҗәгә ирешсәң, әйбәт инде дип яши.
Forbes исемлегенә кергән өч хатын-кызны ни берләштерә, әйдәгез анализ ясап карыйк. Монда ачык күренә, артларында кемдер бар. Миңа калса, монда җавап бик ачык. башка җавап була да алмый.
Хатын-кызлар арасында акыллылар да, зирәкләр дә, талантлылар да күп. Мин быел Татарстан хатын-кызлары арасында Forbes исемлегенә кергәннәрнең әлеге сыйфатлары турында белмим. Бәлки алар чыннан да бик акыллыдыр, бәлки бик үзенчәлекле кешеләрдер... Ләкин шикләнәм.
Forbes-ның байлар исемлегендә Татарстанлы ханымнарның булуы социаль челтәрләрдә төрлечә бәяләнде. "ТАИФның нефть акчалары нигә аерым бер кешеләргә генә эләгә?", "Бик зирәк кыз (Камилә турында), очрашкан вакытта миндә нәкъ шундый тәэсир калдырды, шундый байлыгы булуга мин гаҗәпләнмим", "Алар гомумән ни эшләде соң? Халык хәерчелектә, ә кемнеңдер оныгы кәеф-сафа кора", "Кризис аларга киртә түгел, уңышлары Forbes исемлегенең беренче урыннарында", дип язучылар да булды.