Соңгы вакытта төрле сәбәпләр белән дөньяда татар теленә карата кызыксыну арта бара. Әйтик, Финляндиядә үк татар теле белән кызыксынган Робин Истон Казанда аны җентекләп өйрәнә. Англиядән Казанга рус телен өйрәнергә килгән Адам Лентон биредә татарча кызыксынып өйрәнә башлады. Кавказда яшәп, татар телен үзләштергән Саадулла Әхмәтгаджиев та Казанга килергә тели. Японнар арасында да татар теле белән кызыксыну зур икәнен без инде күп хәбәр иттек.
Шул ук вакытта татар теле белән кызыксыну Русия эчендә дә күзәтелә. Азатлык радиосы татар телен теләп һәм яратып өйрәнүчеләр белән таныштыруын дәвам итә. Бүген безнең әңгәмәдәшебез – Ирина Кузнецова.
Ирина Пензада туып үсә. Анда пешекче-технолог белгечлегенә укый. Хәзер исә ул Воронеж шәһерендә яши. Ирина интернетта татар телен өйрәнүчеләр сәхифәләрендә бик актив катнаша. Ул Азатлык радиосы сорауларына җавап бирде.
– Ирина, сездә татар теленә кызыксыну кайдан һәм ничек уянды?
– Гомумән, безнең шәһеребездә күп татарлар яшиләр. Урамда, транспортта еш кына татар сөйләмен ишетеп була. Дусларым арасында да татарлар күп. Беренче чиратта, алар нәрсә турында сөйләшүен аңлыйсым килде. Өстәвенә, татарлар рус телен беләләр, аларның телен миңа ник өйрәнмәскә икән дип уйлыдым. Һәм шулай итеп мин татар телен өйрәнә башладым. Татар дусларым, мин татарча аз гына булса да аңлый һәм сөйләшә башлагач, миңа зуррак хөрмәт белән карый башладылар.
– Татар телен ничек өйрәнәсез? Нәрсәләр ярдәм итә?
– Бервакыт кулларыма Литвиновның "Я начинаю говорить по-татарски" дип аталган китабы эләккән иде. Ул миңа татар грамматикасын аңларга ярдәм итте. Хәзер интернет мөмкинлекләреннән актив файдаланам. Вконтакте сайтындагы "Учим татарский язык" төркеме миңа бик нык ярдәм итте. Шулай ук электрон һәм басма сүзлекләрдән файдаланам. Миңа "Академик" электрон сүзлеге бик ошый. “Ана теле” сайтында да татар телен өйрәнәм. Андагы дәресләр минем өчен бик кызыклы.
– Телне өйрәнү авырмы? Нинди авырлыклар кичерәсез?
– Татар телен өйрәнүгә кайнар теләк бөтен авырлыкларны җинә алыр. Минем өчен иң авыр нәрсә – иялек килеше һәм фигыльләр. Шулай ук исемнәрнең затланышы минем өчен авыррак күренә.
– Татарларда сезне нәрсәләр кызыксындыра?
– Минемчә, теләсә кайсы телдә иң мөһиме ул – кешеләр. Алар белән аралашу, алар турында белү. Мин милләтләр кешеләрне аерганын теләмим. Башка мәдәният вәкилләренең кешеләрен өйрәнергә, аңларга телим.
– Казанда булганыгыз бармы соң?
– Казанда мин ике тапкыр булган идем. Матур шәһәр. Кремль миңа бик ошады. Татар телендә элмә такталарын күргәч, бик шатландым. Алар ярдәмендә күп яңа сүзләрне өйрәнеп була. Һәм, әлбәттә, бик нык ошаганы – чәкчәк!
– Сезнеңчә, татар телен өйрәнүчеләр өчен материаллар җитәрлекме?
– Беренче чиратта, татар теле үсеше өчен татарлар үзләре үз телендә сөйләшергә тиеш дип саныйм. Гомумән, хәзер татар телен өйрәнер өчен бик күп нәрсәләр бар. Ләкин күпчелек мәгълүмат татар телен туган тел буларак өйрәнү өчен бирелә. Рус мантыйклы кешеләр өчен аз нәрсә аңлатыла, шуңа бәйле күп әйберне аңлау авыр.