Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зәйнең бер оешмасында җиде ай буе хезмәт хакы түләмәгәннәр


Казан халкы торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түли алмый
Казан халкы торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түли алмый

Русиядә хезмәт хакы бурычлары 3,2 млрд. сумга җиткән. Казан халкының торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә бурычы 1,7 млрд. сум тәшкил иткән.

Татарстанның Зәй шәһәрендәге "Заинскагрохим" оешмасында хезмәт хакының тоткарлануы турында билгеле булды. 2014 елның ноябрь аеннан 2015 елның июненә кадәр 33 хезмәткәргә җыелган бурыч 1,6 млн. сум тәшкил итә.

Зәй прокуратурасы оешмага каршы җинаять эше ачып җибәрде.

Шул ук вакытта Росстат хәбәр итүенчә, Русиядә түләнми калган хезмәт хакының күләме инде 3,2 млрд. сумга җиткән. Ил буйлап 79 мең кеше эшләгән акчасын вакытында ала алмый. Шуларның 44%ы – эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, 22%ы – төзелештә эшләүчеләр, 9%ы – авыл хуҗалыгы, аучылык, урманчылык өлкәләрендә хезмәт күрсәтүчеләр, 6%ы – транспортта эшләүчеләр.

Август азагында Казан халкының торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә җыелган бурычы билгеле булды. Июль аенда ул 1,7 млрд. сум тәшкил иткән иде – кеше башына якынча 1500 сум. Иң күп бурыч җыелган гаилә Яңа-Савин районында яши: торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен алар 1,3 млн. сум бурычлы.

Тагын 50 мең гаиләнең бурычы һәрберсенеке 100 мең сумга җитә.

XS
SM
MD
LG