Шулай да, Татарстан Идел буе федераль бүлгесе төбәкләре арасында хезмәт хакыннан беренче урында тора. Икенче урында – Пермь төбәге. Анда айлык уртача хезмәт хакы 27 400 сум тәшкил итә. Өченче урында – Самар өлкәсе: 26 347 сум.
Башкортстанда уртача хезмәт хакы – 25 мең сум.
Шул ук вакытта интернетта калдырылган комментарларның күбесендә кешеләр Казан һәм Самарда уртача хезмәт хакы 15 мең сум тирәсе дип яза.