Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда вакытны бер сәгатькә алга күчерергә тәкъдим итәләр


Хәзер Татарстан Мәскәү вакыты белән, ә Самар өлкәсе үз вакыты белән яши
Хәзер Татарстан Мәскәү вакыты белән, ә Самар өлкәсе үз вакыты белән яши

"Ачык Татарстан" мәйданчыгында урнаштырылган тәкъдим Татарстанда вакытны Мәскәү вакытыннан бер сәгатькә алга күчерергә өнди.

Тәкъдимдә Мәскәү вакытының тискәре яклары тасвирлана. Алар арасында электр энергиясенең күбрәк кулланылуы, кышын кояшлы сәгатьләренең эш вакытына аз туры килүе. Җәй көне исә кояш иртәнге сәгать 3тә чыга. Бу вакытта таң атуның кемгә файдасы бар, диелгән.

Татарстан, Самар өлкәсе кебек, вакытны бер сәгатькә алга күчергән очракта исә электр энергиясе сакчыл рәвештә кулланылачак, халык сәламәтлегенә зыян азрак, ә көн яктысы сәгатьләре күбрәк булачак, диелгән.

XS
SM
MD
LG