Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федерация шурасы Русия гаскәрен чит илдә кулланырга рөхсәт бирде


Федерация шурасы Русия хәрбиләренең Сүриядә сугышуын хуплады
Федерация шурасы Русия хәрбиләренең Сүриядә сугышуын хуплады

Сенаторлар Русия гаскәренең чит илдә файдаланылуын бертавыштан хуплады. Сүз хәрбиләрне Сүриядә куллану турында бара. Сүрия президенты Башар Асад ярдәм сорап Владимир Путинга мөрәҗәгать иткән иде.

Сенаторларның Русия хәрби көчләрен чит илдә куллануны бертавыштан хуплавы турында Кремль хакимияте башлыгы Сергей Иванов хәбәр итте.

"Федерация шурасы президент мөрәҗәгатен бертавыштан, ягъни 162 тавыш белән хуплады. Тавыш бирүдән баш тартучылар да, каршы чыгучылар да булмады", диде Иванов.

Иванов ассызыклаганча, сүз фәкать һава хәрби көчләрен куллану турында гына бара. Армиядә хезмәт итүчеләрне җирдә барган операцияләргә җәлеп итмәячәкләр.

Соңгы тапкыр Федерация шурасы Русия хәрби көчләрен чит илдә куллануны 2014 елда рөхсәт иткән иде. Ул вакытта Путин Русия гаскәрен Украинада – Кырым автоном республикасында файдалануны сораган иде.

XS
SM
MD
LG