Гимназияне үткән гасырның туксанынчы елларында элеккеге 20-нче татар мәктәбе урынында татар гимназиясе итеп ачтылар. Әмма татар гимназиясе дип ул телдә генә аталды. Рәсми документларда ул татар теле һәм әдәбиятын үзләштерүче, дәрестән соң эшләрне татар телендә алып баручы укыту оешмасы булып кала бирде. Хәтта гимназия ачылганда татар гимназиясе дип куелган таштактаны да алыштырырга туры килде. Гимназиядә татар теле һәм әдәбияты тирәнтен укытылды, шул ук вакытта башка телләргә дә игътибар булды.
Ун елдан артык гимназия Удмурт дәүләт университетының чит телләр институты белән берлектә телләргә багышланган конференцияләр уздырды, балаларның иң уңышлы тикшеренү-эзләнү эшләре Удмурт дәүләт университетының фәнни журналларында да дөнья күрде.
Берничә ел элек гимназия мәгариф министрлыгы карары нигезендә республиканың этномәдәни ресурс үзәге итеп билгеләнде. Бу гимназиядә тагын туган телләрне өйрәнү буенча төрле семинарлар уздыруга этәргеч бирде. Шул ук вакытта гимназия җитәкчелеге милли оешмалар белән аңа татар шагыйре Габдулла Тукай исемен бирүне сорап чыктылар. Ниһаять, бу теләк тормышка ашты. Гимназиягә республиканың фән һәм мәгариф министырлыгы карары нигезендә Габдулла Тукай исеме бирелде. “Бу безнең өчен дәрәҗә генә түгел зур җаваплылык та”, диде гимназиянең директоры Гөлчәчәк Әхмәтова.
Гимназия бинасына милли оешмалар зур итеп язма урнаштыру эшләрен башлады. Тик реклама кануннары буенча аңа әлегә каршы чыктылар, Имеш, беренче юлда язма рус телендә булырга тиеш, кечкенәрәк хәрефләр белән татар телендә.
Удмуртия быел Татарстанның мәгариф көннәрен уздырырга ниятли. Милли оешма вәкилләре кунакларны гимназия бинасын татарча бизәп каршы алырга ниятли.