Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган партиясе Төркия парламентында күпчелеккә иреште


Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган тавыш биргәннән соң тарафдарларын сәламли
Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган тавыш биргәннән соң тарафдарларын сәламли

Төркиядә үткән парламент сайлау нәтиҗәсендә Эрдоганның AK партиясе Мәҗлестәге урыннарның күпчелеген алачак.

Якшәмбе Төркиядә үткән парламент сайлауда хакимияттәге Гаделлек һәм тәрәккыят партиясе (AK партиясе – Adalet ve Kalkınma Partisi) зур уңышка иреште дип хәбәр ителә.

Беренчел мәгълүматларга күрә, президент Рәҗәп Тайип Эрдоганның AK партиясе тавышларның 49% чамасын җыйган. Бу нәтиҗә аңа 550 урынлы Мәҗлестә кимендә 316 урын алып, ягъни абсолют күпчелеккә ирешеп, бер фиркале хөкүмәт төзү өчен юл ача.

Төркия премьер-министры һәм AK партиясе җитәкчесе Әхмәт Даутоглы үз тарафдарларын җиңү белән котлады.

7 июнь узган сайлауда AK Мәҗлестәге урыннарның күпчелеген ала алмады һәм коалицион хөкүмәт төзеп карарга мәҗбүр булды, ләкин уңышка ирешә алмады. Шул сәбәпле яңа сайлаулар игълан ителе.

Узган сайлауда 13% тавыш казанган көрдләр яклы Халыкларның демократик партиясе (HDP – Halkların Demokratik Partisi) бу юлы 10% чамасы гына җыя алган. Бу нәтиҗәләр игълан ителгәннән соң, көрдләр яшәгән Диярбакыр шәһәрендә чуалышлар башланды.

Оппозициядәге Җөмһүрият халык партиясе (CHP – Cumhuriyet Halk Partisi) 23%, Милләтче хәрәкәт партиясе (MHP – Milliyetçi Hareket Partisi) 11% чамасы тавыш җыя дип хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG