Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коммунистларның ике фиркасе ике көн рәттән митинглар үткәрә


КПРФ митингы. 2012 ел
КПРФ митингы. 2012 ел

Коммунистлар бәяләр һәм тарифлар артуга каршылык белдерәчәк. Гадел сайлауләр, мәгарифне, фәнне саклау таләпләре блеән чыгачак.

Татарстанда коммунистлар 1917 елгы октябрь инкыйлабы көне уңаеннан ике көн рәттән митинглар үткәрәчәк. "Русия коммунистлары"ның республикадагы бүлеге 6 ноябрь көнне Казанда Мулланур Вахитов һәйкәле янына җыела. Бу фирка 7 ноябрь көнне Чаллы һәм Түбән Камада да үз митингларын үткәрә дип белдерелә.

КПРФның Татарстан бүлеге 7 ноябрь көнне Казанның Бауман урамында башта митинг, ә аннан соң урам йөреше түкәрергә җыена. Митинг тәмамлангач Ирек мәйданына килеп Ленин һәйкәленә чәчәкләр салачаклар.

КПРФ Казанда "Гадел сайлаулар өчен!", "Бәяләр һәм тарифлар артмаска тиеш!", "Русиядә фәнне җимерүгә юл куймабыз!", "Мәгарифне җимерү – илнең киләчәгенә һөҗүм" дигән шигарьләр белән чыга.

XS
SM
MD
LG