Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан чүп яндыру заводына экологик экспертиза ясалачак


Ел ахырында кытай җиһазы сатып алуга керешәчәкләр.

2025 елның җәендә Казанның чүп яндыру заводында экологик экспертиза ясалачак. Бу хакта Росприроднадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров Дәүләт шурасының экология, табигатьтән файдалану һәм агросәнәгать комитеты утырышында белдерде.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта "Ростех" дәүләт корпорациясе белгечләре завод корылмасында аудит үткәрә. Быелның 15 декабрендә проект документларын төзәтер өчен акча бүленәчәк.

— Проект документларын тулысынча төзәтәчәкләр һәм кытай җиһазы ала башлаячаклар. Киләсе елның июнь-июль айларында Росприроднадзор "Ростех" үткәргән экологик экспертизаны караячак.

Шакиров әйтүенчә, экспертизада кимчелекләр булса, алар кабат төзәтү өчен җибәреләчәк. Шуннан соң чүп яндыру заводы төзелешен Росприроднадзор контрольдә тотачак.

Казанда чүп яндыру заводын төзеп бетерү ике тапкыр кичектерелде, ә былтыр сентябрьдә төзелеш туктап торды. Быел сентябрьдә Русия хөкүмәте карары нигезендә, аны 2026 ел ахырына кадәр кулланылышка кертү ниятләнә.

Май башында "РТ-Инвест" ширкәте Казан янындагы чүп яндыру заводына җиһазлар җитештерү өчен Кытайның Chongqing Sanfeng Covanta Environmental Industry Co., LTD. корпорациясе белән килешү имзалаган иде.

  • Казан янында чүп яндыру заводы 2020 елда төзелә башлады. Проект нигезендә, корылма Hitachi Zosen Inova — Швейцария һәм Япония консорциумы җиһазы нигезендә эшләргә тиеш иде. Башта аны 2022 ел ахырына кадәр урнаштырырга теләделәр. Коронавирус пандемиясе җиһаз алу вакытын кичектерде.
  • 2022 елда Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң санкцияләр сәбәпле Hitachi җиһазы Татарстанга китерелмәячәге билгеле булды.
  • 2023 елның августында Татарстанның Көнбатыш зонасында чүп чыгаручы төбәк операторы – "Торак-коммуналь хуҗалык оешмасы" ("ПЖКХ") ширкәте – 2025 елда Казан янында чүп яндыру заводы ачылачагына шик белдергән иде.
  • Ширкәтнең баш мөдире Евгений Чекашев әйтүенчә, хәзерге вакытта завод төзелеше туктатылган, җиһазлар белән бәйле мәсьәләләр бар. Чүп яндыру заводын кулланышка кертү 2025 елга күчерелгән. "Ул вакытка кадәр завод булырмы? Бүген мондый ныклы ышаныч юк, шуңа шәһәргә якын вакытта шәһәрдән 30-35 километр ераклыкта яңа полигон ясау өчен урын табарга кирәк", диде ул.
  • Татарстанның атомга каршы җәмгыяте рәисе Альберт Гарәпов чүп яндыру заводы Кытай җиһазы белән эшләсә, экологиягә күбрәк зыян киләчәк дип сөйләгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG