Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисыр хакимиятләре А-321 очышында ят тавышлар булганлыгын раслый


Мисырдан кайтучы Британия һәм Русия туристлары Шәрм-әш-Шәех һава аланында чират тора
Мисырдан кайтучы Британия һәм Русия туристлары Шәрм-әш-Шәех һава аланында чират тора

Мисыр хакимиятләре А-321 һәлакәте алдыннан ят тавыш ишетелгәнлеген раслады. Мисырда Русия очкычы һәлакәтен тикшерү комиссиясе башлыгы Айман әл-Мукаддам белдерүенчә, очкычтагы тавыш яздыру җиһазы "кара тартмага" яздырган аудиоязманың соңгы секундында ят тавыш ишетелә.

Әл-Мукаддам бу тавышка бернинди дә аңлатма бирмәде, бары белгечләрнең мәгълүмат туклауны дәвам итүен әйтү белән генә чикләнде. Аның әйтүенчә, булган эш нәтиҗәләре турында әйтергә әле бик иртә. Ул шулай ук тикшерүчеләрнең мөмкин булган һәртөрле сәбәпне тикшерүен әйтте.

Мисыр хакимиятләре Шәрм-әш-Шәех һава аланында 31 октябрьдә видеокүзәтү камералары яздырган барлык язмаларны тикшерәчәкләрен белдерде. Ул көнне әлеге очкыч шушы һава аланыннан Петербурга очып киткән иде. Очкычта барлыгы 224 кеше һәлак булды.

6 ноябрьдә France2 телевидениесе "кара тартмалар"ның сафтан чыккан мотор белән бәйле булмаган шартлау тавышын яздырганлыгын белдерде. Шул ук көнне Русия хакимиятләре үз ватандашларын Мисырдан эвакуацияләү ниятен игълан итте.

XS
SM
MD
LG