Элекке “Удмуртия президенты”, хәзер “Удмуртия башлыгы” дип үзгәртелгән канунның яңа өлгесендә вазифадан киткән республика башлыгына каралган ташламалар бетерелә, диелгән. Элек Федераль канун нигезендә Удмуртия президенты вазифасыннан киткән дәүләт хезмәткәренең телефон, транспорт чыгымнары, вафатыннан соң гаиләсенә ай саен алты минималь пенсия күләмендә акча түләнә иде. Яңа канунда болар берсе дә юк. Удмуртия Дәүләт шурасы депутатлары канун өлгесен икенче укылышта кабул итте.
Удмуртия башлыгы Александр Соловьев үзенә һәм элекке республика президенты Александр Волковка булган ташламаларын бетерү турында канун өлгесен парламентка 23 июнь тәкъдим иткәндә, депутатлар аны кире каккан иде. Ташламаларның канунсыз булуын прокуратура тикшерде.
Волков 2014 елның февраленә кадәр Удмуртия президенты булды. Аннан соң Русия президенты тарафыннан билгеләнгән Соловьев 14 сентябрь 84.84% тавыш белән инде “башлык” итеп сайланды. Татарстаннан кала, Русиянең башка республикалары президентлыктан баш тартты.