Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов иң мәртәбәле яһүд бүләген алды


Рөстәм Миңнеханов бүләген Татарстанның Русиядәге вәкиле Равил Әхмәтшин алды
Рөстәм Миңнеханов бүләген Татарстанның Русиядәге вәкиле Равил Әхмәтшин алды

Русия яһүдләре Рөстәм Миңнехановка иң мәртәбәле бүләкләрен тапшырды. Чара Мәскәүдә Кирмән сарае сәхнәсендә булды.

Мәскәүдә Дәүләт Кирмән Сарае сәхнәсендә Русия яһүдләре җәмгыятләре федерациясенең “Түбәдәге скрипкачы” 5775 ел”, дип аталган премиясенең чираттагы, унынчы тантанасы узды.

Чараны Русиянең баш раввины Берл Лазар ачып җибәрде. "Түбәдәге скрипкачы" бүләге яхшы гамәлләр кылучыларга тапшырыла, дип ассызыклады ул чыгышында. "Төбәк җитәкчесе" номинациясендә премия Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырылды.

Русия яһүдләре арасында иң әһәмиятле һәм мәртәбәле дип саналган премия Татарстан Президентына "Казан синагогасының 100 еллыгын оештыруда ярдәм иткән өчен" бирелде.

Бүләкне Миңнехановка тапшырганда Федерация башлыгы раввин Александр Борода Татарстанда яһүдләргә яшәү уңайлы, дип белдерде.

"Казан – җылы, кунакчыл урын. Монда яһүд җәмгыяте үсеш алып кына калмый, республика җитәкчелегенең ярдәмен һәрвакыт тоеп яши. Синагога төзелгәндә республика акча бирде. Казанга бәйрәмгә кайткач, без бу датаны яһүдиләр генә түгел, бөтен республика халкы бәйрәм иткәнен күрдек. Моны тою безгә бик рәхәт булды. Без бөтен төбәк җитәкчеләренең Рөстәм Миңнехановтан һәм Татарстан Республикасыннан үрнәк алуын теләр идек”, - диде Александр Моисеевич.

"Түбәдәге скрипкачы" ("Скрипач на крыше") тантанасы 2002 елдан башлап ел саен яһүдиләрнең Ханука – яктылык бәйрәме көннәрендә уза.

Казанда яһүди җәмгыяте күптәннән – 1827 елдан бирле эшли.

XS
SM
MD
LG