Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хөкүмәте Төркиянең тугыз ширкәтенә Татарстанда эшләргә рөхсәт бирде


Русия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев
Русия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев

Русия хөкүмәте 2016 елның 1 гыйнварыннан төрек ширкәтләренә эшләү тыелган хезмәтләр исемлеген раслады.

Русия хөкүмәте 2016 елның 1 гыйнварыннан төрек ширкәтләренә эшләү тыелган хезмәтләр исемлеген раслады. Исемлеккә төзелеш, архитектура, инженер-техник проектлау, туристлык эшчәнлеге һәм дәүләт кирәкләрен тәэмин итү, агач эшкәртү эләккән. Әлеге документ хөкүмәт сайтында урын алган.

Быелның 30 декабренә кадәр төрек ширкәтләре белән имзаланган килешүләргә бу чикләүләр кагылмый.

Шул ук вакытта Русия хөкүмәте 2016 елның 1 гыйнварыннан соң да Төркиядән эшчеләр җәлеп итә ала торган ширкәтләр исемлеген төзеде. Исемлеккә 53 ширкәт һәм оешма кергән. Алар Русиянең 13 төбәгенә: Башкортстан, Кырым, Татарстан, Краснодар, Владимир, Калуга, Түбән Новгород, Самар, Төмән, Мәскәү өлкәләренә, Петербур һәм Мәскәү шәһәрләренә, Ямал-Ненец автоном бүлгесенә урнашкан.

Әлеге чикләүләр Татарстанда эшләүче җиде ширкәткә карамый. Бу "АМАРА" (Алабуга), "Джошкуноз Алабуга" (Алабуга), "Дизайн Рус" (Алабуга), "Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри" ( "Алабуга" икътисад зонасы), "РМ-СТРОЙ" (Алабуга), "Форд Соллерс Холдинг" (Чаллы), "Хәят Кимья" (Алабуга), "ГЕМОНТ" һәм "Полистройкапитал" (Казан).

Чик бозган өчен Русиянең СУ-24 очкычы бәреп төшерелгәч, Мәскәү һәм Анкара арарсында мөнәсәбәтләр кискенләште, Русия Төркиягә карата чикләүләр кертә башлады.

XS
SM
MD
LG