Лариса Масенко – "Киев-Могилян академиясе" милли университетының украин теле кафедрасы профессоры, Украина фәннәр академиясе каршындагы Украин теле институтының өлкән фәнни хезмәткәре. Ул радиобызның беларус редакциясенә әңгәмәдә икетеллелекнең, ягъни ике дәүләт теленең берсе урыс теле булганда әлеге хәлнең бары тик урыслаштыруга гына китерүен әйтә.
Аның сүзләренчә, узган гасырның 20нче елларында украин теле дә, беларус теле дә үсә башлый. 30нчы еллар башында әлеге ике тел дә дөрес язу кагыйдәләрен булдыра. Галимә беларусларның урыс телен дә дәүләт теле итүен куркыныч адым буларак бәяли. Шуңа күрә ул Украинада бары тик украин теле генә дәүләт теле булып калырга тиеш, дигән фикердә.
Путин даирәсендәге Валентина Матвиенко, Дмитрий Козак украин дәүләтен җимерүгә өлеш кертә
"Әгәр урыс телле кеше украин телен туган теле итеп таный икән, бу яхшы башлангыч һәм алар үзләрен украин милләте эчендә күрә. Әгәр этник украин урыс телен үзенең туган теле итеп саный икән, аны югалган кеше дип әйтергә була. Күп очракта андыйлар урыс телле русияләр белән чагыштырганда агрессиврак та. Без Украинага каршы Русиядә күпме кешенең эшләгәнен күреп торабыз. Алар арасында Путин даирәсендәгеләр – Валентина Матвиенко йә булмаса Дмитрий Козак та бар һәм алар украин дәүләтен җимерүгә өлеш кертә", ди Масенко.
Галимә бәйсезлек елларында украин теленең дәүләт статусы алуы зур әһәмияткә ия булды дип белдерә. Урыс телен дә икенче дәүләт теле итеп кертү басымы булуга кармастан, илдәге демократик көчләр 1996 елда конституция кабул ителгәндә 10нчы маддәне дә кертүгә ирешә. Анда Украинаның бөтен җирендә дә, тормышның бөтен өлкәләрендә дә дәүләтнең украин телен куллануны һәм үсешен тәэмин итүе турында язылган. Украина конституциясендә урыс телен, милли азчылыкларның телләрен үстерү, куллану һәм аларны саклауның гарантияләнүе турында да әйтелгән.
Масенко милли күтәрелеш елларында Киевта бөтен мәктәпләрне украин телле итүне һәм моңа ата-аналарның каршы чыкмавын да зур уңыш буларак бәяли. Шулай булуга карамастан, конституциянең 10-нчы маддәсен тормышка ашыра торган механизмнар эшләнмәү сәбәпле украин теленең җитәрлек дәрәҗәдә үз урынын ала алмавын да әйтә.
"Украинада Литва, Латвия һәм Эстониядәге кебек дәүләт теле үсешен контрольдә тота торган үзәк булдырылмады. Бәйсезлегебезгә 20 елдан артты, әмма күп кенә уку йортларында лекцияләрне әле дә урыс телендә укыйлар, шулай да украинча аңлаган һәм сөйләшкән буын да үсеп җитте. Алар арасыннан бик азлар гына украинча белмим, дип әйтә алыр", ди белгеч.
Масенко ана теленең кулланышка керүендә, халыкның аны үз итүендә телевидениенең дә зур әһәмияткә ия икәнен ассызыклый. Украинада бу өлкәдә 90-нчы еллар башында украин теленә өстенлек бирү шаукымы булып алса да, 90-нчы елларның икенче яртысыннан соң телевидение Русия йогынтысы астында кала.
Галимә украин сериалларында ватып-җимереп сөйләүнең яшьләргә тискәре тәэсир ясавын да ассызыклый. Аның фикеренчә, илдә бер-ике каналдан кала барысы да украинча булырга тиеш.
Украин телен урамда ешрак ишетәбез
"Бездә мәгариф, бигрәк тә урта белем бирү белән мәдәният арасында зур аерма барлыкка килде. Бала украин теле – ул дәресләр һәм бу мәҗбүри, дип кабул итә. Шул ук вакытта бөтен күңел ачулар да урысча гына. Илдә хәзер аңлы яшьләр дә барлыкка килде. Аларның кайберләре урыс телле гаиләләрдән. Безнең университетта украинча сөйләшкән яшьләр дә бар, алар инде урысчага күчмәячәк. Әмма, кызганыч, Киевта анда яшьләр күпчелек түгел. Хәзер хакимиятләр тел сәясәте үткәрмәсә дә, гади халык тарафыннан украин теленә караш яхшыра. Без хәзер аны урамда ешрак ишетәбез, украин телен яклаган күпләгән иҗтимагый оешмалар, шул исәптән яшьләрнеке дә барлыкка килде. Мисал өчен, "Тел сәясәте порталы" сайты, "Отпор", "Ирек киңлеге" ("Пространство Свободы" иҗтимагый хәрәкәтләре, Львовта "Болай да аңлыйлар" ("И так поймут") бар – алар тауарларга украинча язылганны тикшереп тора", ди галимә.
Ул соңгы вакытта Украина хакимиятендәгеләр арасында икетеллелек сәясәте көчәя башлаганны да әйтә. Эчке эшләр министры Арсен Аваков бары тик урысча гына сөйләшү тарафдары. Масенко фикеренчә, Русиядә мәгарифне һәм мәдәниятне бер максатларда берләштерү оста кулланыла һәм бу тәҗрибәсен башка илләргә дә тарата. Ул Русиядә төшенчәләрне алыштыру, алдашу традицияләренең һәм ялганның бик тирәнгә киткәнлеген әйтә. Һәм бу яктан караганда, хәйләкәр технологияләр кулланып Русиянең Украинадан өстен чыкканлыгын да белдерә.
Масенконың хезмәттәшләре арасында урыслашкан төбәкләрдә украин пропагандасы урысча гына булырга тиеш диючеләр дә бар. "Ничек инде, әдәби әсәрдә үз тарихны ят телдә сөйләргә мөмкин?" дигән сорау да куя галимә.
Кырым һәм Донбасска килгәндә, ул аларны украин мәдәнияте үтеп керә алмаган төбәкләр дип әйтә. "Мин популяр "Донекцкая кряжь" газетын укыдым, ул 1930-нчы еллардагы терминологияне кулланып украинофоб пропагандасы белән сугарылган", ди Масенко. Аның фикеренчә, илдә тел сәясәтен үткәрү элита кулында булырга тиеш, ә Украинада һәм Беларуста югары даирәдәгеләр Советлар берлеге чорыннан калган.
Галимә Европада үз телеңә кайту, аны үстерүнең уңай мисалларын барлыгын да тасвирлый.
Дошманнар "көчләп украинлаштыралар" дигән терминны куллана алмаска тиеш.
"Демократик юл белән үз телеңне кайтару мисаллары бар – Чехиядәге Томаш Масарик. Ул – демократ, бердәм Европа идеяләре тарафдары, әмма бик эзлекле тел сәясәте алып барган кеше. Иң беренче чиратта ул хакимияттәгеләр һәм офицерлар өчен чех теленнән имтихан кертә. Имтихан катлаулы булганга, бу урынга алманнар түгел, ә чехлар гына үтә алган. Масарик алман университетларын, газетларын япмый, ә алар белән параллель рәвештә чехларныкын ача. Тел сәясәтен үткәргәндә үз дигәнеңдә нык тору белән бергә сыгылмалылыкны да куллана белү кирәк. Дошманнар "көчләп украинлаштыралар" дигән терминны куллана алмаска тиеш. Маңгайга китереп суккан пропаганда түгел, ә массакүләм мәдәният булдырып аның аша карашыңны дөньяга тарату кирәк", ди Лариса Масенко.