Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә Аметхан Солтанны искә алдылар 


Советлар каһарманы Аметхан Солтанны искә алу чарасы
Советлар каһарманы Аметхан Солтанны искә алу чарасы

1 февраль Акмәчеттә ике тапкыр Советлар каһарманы Аметхан Солтанның фаҗигале үлеменең 45 еллыгына багышланган чара узды.

Акмәчеттә карлы һава булуына карамастан Аметхан Солтан мәйданында иртәнге сәгать 11дә кырымтатар оешмалары вәкилләре, гади кешеләр тупланды.

Чыгыш ясаучылар арасында Акмәчет шәһәр депутаты, ветераннар оешмасы вәкилләре, кырымтатар язучылары берлеге рәисе Риза Фазыл, “Аметханның йолдызы” китабы авторы, Аметхан Солтан музее директоры Мустафаев бар иде.

Ветеран Бейе Ильясова Аметхан Солтан укыган мәктәпкә аның исемен бирергә чакырды. Чыгышларда аның кырымтатар булганы өчен өченче каһарман йолдызын ала алмавы, Акмәчет һава аланына аның исемен бирелмәгәне, һәйкәл куелмаганы телгә алынды.

“Гагарин һәм Королевка һәйкәлләр янында аларны очарга өйрәткән Солтанга һәйкәл өчен урын да, акча да табылмады. Кырымда барлык гамәлләр милләтенә карап башкарыла. Аметханга исә һәр кырымтатарның йөрәгендә инде күптән һәйкәл тора. Ул халык йөрәгендә, хәтерендә мәңге яшәячәк”, дип чыгыш ясады Кырымда чыгучы бер басманың мөхаррире.

Искә алу җыенында Солтанга багышланган җырлар башкарылды.

Аметхан Солтан 1971елның 1 февралендә чираттагы очкычны сынаганда командасы белән очкычта шартлап һәлак була.

Советлар каһарманы Аметхан Солтанны искә алу чарасында
Советлар каһарманы Аметхан Солтанны искә алу чарасында
XS
SM
MD
LG