Соңгы елларда шундый тенденция үсеш алды: Казан журналистлары, галимнәре, зыялылары, җәмәгать эшлеклеләре милли мәсьәләләргә кагылышлы фикерләре белән уртаклашканда Татарстан Республикасын гына күз алларында тотып сүз йөртәләр, гәрчә татарларның күпчелеге читтә яшәсә дә.
Әнә Русия ислам университеты ректоры мөхтәрәм Рәфыйк Мөхәммәтшин да: "Православ дине нигезләре кертелсә, ислам дине дә укытылачак бит. Шуңа да Татарстан ягыннан ниндидер югалту булмаячак”, – дип фаразлый.
Феофан идеяләренең тормышка ашырылуы Себердә яшәүче татарлар өчен куркыныч хәл. Болай да бездә урыс мәктәпләре православ дине нигезләрен, ә татар этномәдәни компонентлы мәктәпләр дөнья диннәре һәм этикасы нигезләрен алып баралар. Урыс мәтктәпләрендә (аларда татар балаларының 70 ләп проценты укый) укучы татар балаларын да чиркәүгә йөртәләр, аларны чукындырырга маташу очраклары да булды. Бик төпченеп сорашкач, бер татар мәктәбенең директоры серне ачып салды: “Безгә ислам дине нигезләре модулен алмаска район җитәкчеләре куштылар”. Мәктәп директорларының Конституция нигезендә милләт хокукларын якларга хәлләреннән килми.
Милли-мәдәни мохтәриятләрнең милли-дини мәсьәләләрдә төшкән эшләре юк, элекке үсеш чорында ирешелгән казанышларны әле дә үсеш итеп күрсәтеп, җырлап-биеп чәйләр эчеп күңелләрен юатудан ары узмыйлар алар хәзер. Милләт мәнфәгатьләрен хөкүмәт каршында яклау өчен татарларны берләштерүдә Казанның роле көчәйсен иде, чөнки бердәм булып хәрәкәт итү – милләт булып саклану, Татарстан Республикасын саклап калуның төп шарты булса кирәк бүгенге вазгыять шартларында. Хәер, төбәкләрдә чын милли лидерлар булмаганда бу җәһәттән Казан гына әллә ни эшли алмас кебек.
Бибнур Сабирова
Төмән шәһәре
"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра