Утырышта 2012 елда узган конференциядән соң беренче тапкыр шура әгъзаларының күпчелеге җыелды. Анда конференция уздыру, аның көн тәртибен һәм чыгыш ясаучыларны билгеләү, башка оештыру мәсьәләләре каралды. Милли-мәдәни мохтарият шурасы рәисе Римма Үтәшева:
“Безнең оешманың корылтайлары низамнамә буенча дүрт елга бер узарга тиеш. Монысын конференция дип атыйбыз. Ул 2 апрель дәүләт концертлар залында узарга тиеш. Анда 360-370 делегат чакырылачак. Аңа кадәр районнардагы җирле конференцияләрдә делегатлар сайланырга тиеш. Безнең әлегә 23 районда бүлекчәләребез бар. Башкортстанда татарлар күпләп яшәгән 47 районнан делегатлар чакырачакбыз. Көн тәртибе буенча пленар утырыш, секцияләрдәге эш һәм чараны ябу утырышы узачак. Дүрт секция: тел һәм мәгариф, мәдәният, гаилә, эшкуарлык һәм иганәчелек мәсьәләләре буенча секцияләр эшләячәк. Конференциядә яңа шура һәм җитәкчелек сайларга тиешбез”, диде.
Моңа кадәр шурада 37 кеше булса, яңасына 50 кеше сайланачак. Иске шурадагы күпчелек тагын бер тапкыр шурага тәкъдим ителәчәк. Алар арасында утырышларга бер тапкыр да килмәгән җырчы-депутат Айдар Галимов һәм берничә югары уку йортларының ректорлары да кабат яңа шурага тәкъдим ителәчәк. Яңа әгъзалар арасында Уфа “Нур” татар дәүләт театрының яңа җитәкчесе Илдар Хаҗиев, шагыйрә, филология фәннәре кандидаты Лилия Сәгыйдуллина, Бәләбәй татар гимназиясенең яңа җитәкчесе Дамир Хәбибрахманов, Уфаның 65нче санлы татар гимназиясе җитәкчесе Әнфисә Галимҗанова да бар. Шулай ук яңа шурага Башкортстандагы татар оешмалары җитәкчеләре дә кертеләчәк.
Утырышта секция җитәкчеләре һәм пленар утырышта чыгыш ясаучылар билгеләнде.
Башкортстан белән Мортаза Рәхимов җитәкчелек иткән чорда башкорт корылтайлары өчәр көн уза иде. Аңа кадәр берничә ай буе мәгълүмат чараларында проблемнар турында фикер алышулар уза иде. Узган елның ноябрь аенда үткән Бөтендөнья башкортларының IV корылтае нибары бер көндә үтте. Аны үткәрү турында хөкүмәт карары чарага бер атна кала гына булды. Хәбәрдарлык чаралары карар булганнан соң гына милләт проблемнары турында фикер алыша башлый. Шулай итеп, башкорт халкы проблемнарын тикшерү өчен вакыт җитмәде.
Бик күп башкорт оешмалары ул корылтайның хөкүмәт сценариенда узуы белән килешми, бәйсез яңа бер берлек оештырдылар. “Аркадаш” дип аталган ул берлеккә дистәгә якын башкорт оешмасы керә. Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте конференциясен уздыру буенча карар да һаман да булса юк. Шура әгъзалары ул конференция узарга берничә көн кала гына "булмаса ярар иде" дип борчыла. Гәрчә оешма җитәкчесе Римма Үтәшева карар якын көннәрдә булачак дип ышандырды. Дөрес, ул 29 декабрьдә мохтариятнең ел йомгакларына багышланган утырышында хөкүмәт карары якын атналарда булачак, конференция 11 мартка билгеләнде дип ышандырган иде.
Уфада Башкортстан татарларының икенче бер зур оешмасының – Башкортстан татарлары конгрессының да мөһим чарага әзерләнүен хәбәр иткән идек. Февраль ахырында Бөтендөнья татарлары конгрессының Уфада күчмә утырышы узарга тиеш иде. Ул һаман да билгесез вакытка кичектерелеп килә.