Китапханә мөдире Мария Веденяпина бу чараны ачып: "Без бу проектны Татарстанга, татар халкына багышлап ачабыз, чөнки татарлар Русиядә икенче урында торган халык. Русиядә, аерым алганда Мәскәүдә күптөрле милләт яши. Әгәр дә без бергә яшибез икән, димәк, без бер-беребезне якыннан белергә, аңлашырга да тиеш. Якыннан белгәндә хөрмәт тә уяна. Мөнәсәбәтләр дә уңай якка дәвам итә. Бу бигрәк тә балаларга кирәк. Шушы проблемнарны уйлап без күршебездә кемнәр яши, алар нинди телдә сөйләшә, ул халыкның тарихы, гореф-гадәтләре нинди дигән сорау белән бу проектны тулыландырдык.
Бу проектны башлап җибәрергә Алексей Олейниковның "Скажи мне "Здравствуй" дигән китабы этәргеч бирде. Бу китапта 12 төрле халык турында кыскача мәгълүмат бар. Ул рәсемнәр белән бизәлгән. Анда китапка кергән һәр халык өчен генә хас булган милли ашлар, ул халыкның билгеле кешеләре, гореф-гадәтләре турында да мәгълүмат бар. Хәтта ул республикада күпме халык яши, ул халыкның исеме русчага тәрҗемәдә нәрсәне аңлата, аның башкаласына кадәр күпме чакрым, анда нәрсә белән барып була һәм башка мәгълүматлар. Шулай ул халыклар телендә “исәнмесез” дигән төшенчә ничек яңгырый, әни-әни сүзләренең тәрҗемәче дә "рәхмәт" сүзенең ничек әйтелеше дә язылган.
Алга таба чиратта безнең азәрбайҗаннарга, аннан соң беларусларга, адыгей, дагыстан, яһүд, әрмәннәргә багышланган чараларыбыз булачак. Безнең ул чаралар шушы ел дәвамында барачак", диде.
"Скажи мне "Здравствуй" дип аталган китап авторы һәм рәссамы китапны тәкъдим итеп кайбер халыкларның кызыклы гореф-гадәтләрен дә искә алып үттеләр. Мәсәлән, Грузиядә бала авырып киткәндә гаилә кешеләре бу хәлгә кайгыларын түгел, шатлыкларын күрсәтәләр икән. Чөнки алар фикеренчә шатлык күргәч: “Әй, болар бер дә кайгырмыйлар икән!” дип чир баладан тиз китә дип уйлыйлар икән. "Без бу китапны язганда һәр халык турында үзебез өчен бик күп ачышлар ясадык", диделәр авторлар.
Вәкаләтле вәкил урынбасары Азат Әхтәриев: "Татарда күрше хакы – Алла хакы дигән төшенчә бар. Шулай ук күршене без сайлап алмыйбыз, ул Алладан дип тә әйтәләр. Бу бик кирәкле һәм кызыклы проект", диде. Шулай ук ул китапханәгә Татарстан бүләкләрен дә тапшырды.
Бу чара балаларга төрле уеннар тәкъдим итте. Шулай ук төрле нәшриятлар, шул исәптән Мәрҗани фонды бастырып чыгарган китаплардан күргәзмәләр дә оештырылган иде һәм ул китапларны сатып алу мөмкинлеге дә булды. Бигрәк тә “Татар халык әкиятләре”, “Праздники и фольклор татарского народа”, “Тәмле сүз – әдәпле булу серләре” дигән китаплар күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Мәскәүдәге татар сувенирларын сата торган “Татармаркет” кибете дә күптөрле китап, уенчыклар, Татарстан символы төшерелгән сувенирлар тәкъдим итте.
Тарихчы Марат Сәфәров тамашага килгән халыкка узган гасыр башында төшерелгән татарларның фоторәсемнәрен күрсәтеп “Татар Мәскәве” дип аталган темага чыгыш ясады. Ул фоторәсемдәге кешеләрнең тарихына да тукталып, алар хакында кызыклы мәгълүматлар бирде.
Очрашуга халык һәм балалар бик күп килгән иде. Хәтта утырырга урыннар да җитмәде. Күпләр аяк өсте басып карадылар тамашаны.
Очрашуның икенче яртысында балалар катнашында оештырылган концерт програмы күрсәтелде. Анда Мәскәү татар мәдәни үзәгенең “Шатлык” төркеме, “Газиз” гаилә театр студиясенең балалар төркеме, шулай ук татар балалар бакчасыннан да чыгышлар булды. Газиз театрның кечкенәләр төркеме Муса Җәлилнең “Карак песи” әсәре буенча эшләнгән спектакль күрсәтте. 4-5 яшьлек балалар шундый оста уйнадылар, хәтта кайберәүләр каймак чүлмәге янына килеп, бик тәмле итеп ашадылар каймакны, әллә чынлап та каймак бармы анда дип, тикшереп тә чыктылар.
Очрашу азагында “Илдан” бию төркеме җитәкчесе Рәдиф Яваев бию буенча мастер-класс уздырып, очрашуга килгән балаларны татарча биергә өйрәтте. Очрашуда төрле милләт кешеләре бар иде, алар татарча “исәнмесез!”, “рәхмәт” сүзләрен өйрәнеп киттеләр.
Бу чараны күп еллар Мәрҗани фондында эшләгән, хәзер инде балалар китапханәсендә эшләүче Юлия Володина алып барды. Ул чарага теләктәшлек күрсәткән Татарстанның вәкаләтле вәкиллегенә рәхмәт белдерде.