13 декабрьдә VI Дөнья башкортлары корылтаенда делегатлар Украина сугышын хуплаган һәм "Русияне таркатуга юл куймаучы" резолюция кабул итте. Анда "сепаратистик провокацияләргә", "радикальләшүгә" каршы торырга чакыру бар.
12-14 декабрьдә узган Корылтайда Русия төбәкләре һәм 10 илдән барлыгы 550 делегат катнашты. 2019 елда үткән Корылтайда көнбатыш илләрдән делегатлар күпләп катнашкан булса, бүген исә җыенга чит илләрдән килүчеләрнең күпчелеген БДБ илләрендә яшәгән башкортлар тәшкил итте. Биш ел элек корылтайга Лос Анжелестан Айгөл Лайон да чакырулы иде. Хәзер Лайон – "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" вәкиле. Уфадагы Башкорт корылтае Кремльгә карап торса, "Башкорт комитеты" – бәйсез хәрәкәт.
"Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" 2023 елның март башында чит илдәге башкорт сәяси эмигрантлары тарафыннан оештырылды. Аның төп максаты "Башкортстан республикасы бәйсезлегенә әзерләнү" дип әйтелә. Комитет "Русиянең бәйсез Украинага каршы башлаган агрессив сугышын катгый хөкем итә һәм Русия агрессиясенә дучар булган Украина халкына теләктәшлек белдерә".
Комитет җитәкчесе итеп чит илдә "Башкорт милли сәяси үзәге"нә нигез салган Руслан Габбасов билгеләнде. Комитетка башкорт сәяси мөһаҗирләре – Шамил Амангилдин, Айгөл Лион, Илшат Киньябаевлар керде.
Җомга узган Башкорт корылтаеның VI җыенында чыгышлар нигездә ике төргә бүленде: Украина сугышында башкортларның катнашуын аклау һәм Баймак вакыйгаларына каршы тору. Корылтай барышында хәтта махсус хәрби операциягә багышланган секция эшләде.
Чыгыш ясаучылар халыкның интернетта "мифик мәгълүмат" алуда гаепләде, Баймак вакыйгалары кебек баш күтәрүләр артында Украина торуын сөйләде. Җыенда "Русия булмаса, Башкортстан да булмаячак!" ише сүзләре еш яңгырады
Корылайга башка милләтләр — саха, урыс, татарлар да чакырылган иде. Әмма татарлар исеменнән Дөнья татар конгрессы җитәкчелеге түгел, Башкортстандагы татар милли мохтәрияте рәисе урысча сөйләде.
Корылтай онлайн күрсәтелмәде. Иртәнге 10да башланган пленар утырышны бары тик көндезге 3тә БСТ каналында карап булды. Утырыш инде монтажлап һәм бераз кыскартып бирелгән иде.
Пленар утырышны Башкортстанның халык шагыйре Кадыйм Аралбаев башлап җибәрде. Аның чыгышы федераль пропаганда кулланган төшенчәләр белән сугышны хуплауга юнәлгән иде.
Шуннан соң сәхнәгә курайчылар ансамбле чыгыш ясады, аннан Русия гимны, соңыннан Башкортстан гимны яңгырады. Корылтайның кереш өлеше шундый булды.
Башкортларны котларга дип төп кунак — Русия милләтләр эшләре федераль агентлыгы җитәкчесе Игорь Бариновка сүз бирелде. Корылтайны ул "дала демократиясенең югары формасы" диде һәм башкортларның Русиягә үз ихтыярлары белән кушылуын искә төшерде.
Пленар утырышны Дөнья башкортлары корылтае президиумы рәисе, Русия Дәүләт думасы депутаты Эльвира Аетколова алып барды. Ул башкорт телендә яхшы сөйләшүенә карамастан, еш кына Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка борылып нотык тотучыларның чыгышын урысча кыскача сөйләп биреп торды. Хәбиров башкортча начар беләме, юкмы — әмма аның ярты сәгатьлек нотыгы тулысынча диярлек урысча булды. Берничә башкорт җөмләсе укуын исәпкә алмаганда.
Райдий Хәбировның чыгышы Украина сугышын хуплауга, башкортларның күпләп сугышка китүен аклауга багышланды:
— Махсус хәрби операция (Русия хакимияте Украина сугышын шулай дип атый) башлангач, ул вакытта Украина саклану министры башкортларга мөрәҗәгать итеп: "Башкортлар нәрсә өчен сугыша?" дип сорау бирде. Шунда мин уйга калдым: нигә алар безгә шулкадәр игътибар итәләр? Төп сәбәбен аңладым — алар бездән куркалар, чөнки без — сугышчылар ыруы, үз Ватанына тугры хезмәт итүче халык. Безне сугыш кырында җиңеп булмый. Безнең халыкта хыянәтчеләр юк. Без биш гасыр дәвамында Русияне якладык һәм яклыйбыз.
Башкортстан Украина сугышына дистәдән артык батальон җибәрде. Шул ук вакытта республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара. Азатлык Радиосы исәпләүләренә караганда, кимендә дүрт меңгә якын ир кайтарып җирләнгән.
Шуннан соң Хәбиров Баймак вакыйгаларына күчте:
— Кайбер фикерләр караңгылыкка китерүче идеяләргә генә кайтып калды: Башкортстан — бары тик башкортлар өчен генә булырга тиеш, имеш. Экологик хокукларны яклау исеме астында Баймак районында йөзләгән кешене котыртучылар да табылды.
Ул үзенә каршы бюджетыннан читләштерелгән кешеләр ризасызлык белдерә диде.
Дөнья башкортлары корылтаенда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Уфада "махсус хәрби операция каһарманнарына" һәйкәл кую турында карар кабул итүләрен әйтте.
"Баймак эше"
17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды. Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.
Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты. 90га якын кеше кулга алынды, алар Уфаның тикшерү изоляторларында утыра.
Иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. 17 июльдә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.
"Без төбәкне полигонга әйләндерергә юл куймыйбыз"
Дөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Юлдаш Йосыпов Башкортстаннан "бандеровчылар яулап алган Украина" ясарга телиләр диде.
Аныңча, халык белән манипуляцияләү бара, моның өчен 1990нчы еллардагы шигарләр кулланыла һәм халыкның бер өлеше моңа бирелә.
— Дәүләтне таркатырга әзер булган кешеләр барлыкка килә, алар милләтара низаг һәм яңа фетнә белән куркыта. Ярсучан милләтчеләрдән башка сценарий көтеп булмый… Без төбәкне полигонга әйләндерергә юл куймыйбыз. Шундый хәл бандеровчылар яулап алган Украинада булды, — диде ул бары тик урысча гына чыгыш ясап.
Соңгы биш елда ул төп проектларның берсе дип башкорт ырулары хәрәкәтен активлаштыру булды ди. "Без — башкортлар" төньяк-көнбатыш башкортлары иҗтимагый проекты барлыкка килгән. Ул 20 районны берләштергән.
Соңгы елларда Башкортстанда татар теле башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалекты" дигән төшенчәне дә кулланышка кереп китте. Рәсми оешмалар да моны куллана. 2020 елдан "диалект"тан диктантлар оештырыла. Татар галимнәре моны уйдырма дип саный. Алар башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалектында" башкорт теле үзенчәлекләре юк дип белдерә.
"Башкортлар саны туым түгел, үзаң аркасында арта"
Башкортстан премьер-министрының беренче урынбасары Урал Килсенбаев башкорт теле секциясе турында сөйләде. Аныңча, "түгәрәк өстәлдә табага салып балык кыздырырлык иде", диде ул көчле бәхәс булуына ишарәләп.
Соңгы биш елда ул башкорт телен үстерүдә зур эшләр башкарылуын әйтте: дәүләт телләрен саклау һәм үстерү програмы булдырылган, башкорт телен фонды оештырылган, тел гранты бирелә башлаган һәм башкалар. Иң мөһиме — башкорт телен теләп укырга теләүчеләр арткан, диде ул. Мәсәлән, 2019 елда башкорт телен мәктәп укучыларының 67% сайлап укыса, хәзер — 79,1%.
— Ун ел элек күп кенә икенче милләт балалары башкот телен теләмичә өйрәнәләр иде, аларны көчләп илтәләр иде. Бүген алар рәхәтләнеп башкорт телендә башкорт җырлары җырлап йөри, — диде ул.
Шулай ук Башкортстанда халыкның үзаңы да үзгәрә башлаган диде ул һәм җанисәптә башкортларның артуын "узаң үзгәрүенә" бәйләде. 2021 елда узган Русия халык санын алу нәтиҗәләренә күрә, Башкортстанда 1 млн 268 мең башкорт теркәлгән. Бу 2010 елгы җанисәп саннарыннан 96 меңгә күбрәк. Белгечләр бу саннарга ышанмаска чакыра.
— Бу туым артуы гына түгел, бу — күп кешеләрнең үзаңында, "мин башкорт" дип язылуында, — диде Килсенбаев. — Бик мөһим саннар. Башкорт телен минем туган телем дип таныган кешеләр 2010 елда 790 383 кеше булса, 2021 елда — 802 065 кеше. Күпкә түгел, 12 меңгә генә арткан. Икенче яктан карасаң, бу тик башы гына.
Ул мәгариф өлкәсендә Акмулла исемендә дәүләт премиясе булдырырга һәм ел саен башкорт теле укытучылар җыены үткәрергә тәкъдим итте. Моннан тыш, вице-премьер хәзер мәктәпләрдә генә түгел, гаиләдә башкортча сөйләшүгә күчерү турында эш алып барыла. Моны грантлар һәм башка ярдәмнәр аша эшләргә телиләр.
Бу уңайдан Эльвира Аетколова гаиләдә туган телдә сөйләшүне күзалдында тоткан тел концепциясе әзерләнүен әйтте.
Радий Хәбиров исә, телне гаиләдә саклау — иң мөһиме диде. Әмма аны "ничек админстртив юлларны кулланып эшләргә булуын әле аңлап бетермәвен" әйтте.
"Ябай халык безгә ышанмый"
Шулай да милли мәсьәләләр турында озаклап сөйләшү булмады. Корылтайда чыгыш ясаучылар кабат Баймак вакыйгаларын "оештыручылар" турында сөйләүне хуп күрде.
"Курай-ТВ" телеканалы җитәкчесе Рита Өметбаева гади халыкның интернетта провокациягә тиз бирешүчән булуы турында сөйләде.
— Ябай халык (гади халык), безгә-сезгә караганда, интернеттагы кайбер танып белмәгән кешеләргә күбрәк ышана һәм интернет мәгълүматын дөрес дип уйлый, шуның корбанына әверелә. Баймак хәлләрен генә алыйк. Кая барабыз дигән сорау туды. Ни өчен зыялылар вакытында кайда дөреслек, кайда ак һәм кара дип аңлата алмады? Безнең халык — баймаклар провокациягә бирелде. Күреп торасыз, бик күп корбаннар булды, — диде ул.
Ул зыялыларның төп бурычы — халык белән эшләү, дип өстәде.
"Урал аръягнда халык арасында мифик мәгълүматлар күп"
Әлеге теманы Эльвира Аетколова дәвам итте. Аныңча, Башкортстанга һөҗүм Украина тарафыннан ясала.
— Җәмәгать фикерен булдыруны профессиональ һәм акча өчен эшләүче читләргә бирергә ярамый. Җәй көне ЦИПСО (Украинаның Мәгълүмати-психологик операцияләр үзәге) тарафыннан милли мәсьәләләр буенча оештырылган мәгълүмати һөҗүмнәрдә Башкортстан беренче урында тора, — диде ул.
Радий Хәбиров хәзер беренче урынга Дагыстан чыкты диде.
Аеткулова Русиядәге дүртенче халык өчен аңлату эшләре алып барырга кирәк дип саный.
Моннан тыш, ул Урал аръягында халыкта "мифик мәгълүматлар" тараталар диде. Аларны Аетколова тикшерелмәгән чыганактан булмаган хәлләр турында сөйләүдә гаепләде.
Җыенда эшмәкәр Эдуард Тимергалин Украина сугышына ярдәм итүе һәм Радий Хәбировны хупларга кирәклеге турында сөйләде. Корылтайда катнашучы Илнур Мәхмүтов демография турында сүз катты. Халыкара олимпиадаларда җиңүче Вадим Харисов башка шәһәрләргә китү мөмкинлеге булуына карамастан, Башкортстанда калуы турында чыгыш ясады.
Башкортстан махсус-хәрби операция ветераннары берләшмәсе рәисе Оскар Ситдыйков 2025 елны Корылтай тарафыннан Ватан сакчылары елы дип игълан итәргә тәкъдим итте, "Русия булмаса, Башкортстан да булмаячак", дип чыгыш ясады.
Ахырдан сугыш резолюциясе кабул ителде
Ахырдан Корылтай бертавыштан резолюцияне хуплады. Ул асылда Русиянең бөтенлеген саклауга һәм Украина сугышына ярдәм итүгә йөз тоткан иде.
— Безгә дәүләтне таркату, канкойгыч милли низаглар һәм буталчыклык белән ачыктан-ачык янаулар бар. Дөнья тарихында бөтен илләрне милли карта ярдәмендә җимерү мисаллары күп, кызганыч. Башкорт халкы моны аңлый һәм без җаваплылык белән белдерәбез: милләтебезнең киләчәге бердәм Русия Федерациясе составында гына булды, була һәм булачак.
Шулай ук резолюциядә Башкортстандагы вазгыятьне "тотрыксызландыруга һәм радикальләштерүгә" юл куймаячаклары әйтелә.
— Соңгы еллар башкорт халкы өчен чын сынау булды: без тышкы мәгълүмати һөҗүмнәргә, сепаратистик провокацияләргә, радикализм һәм башка халыкларга карата түземсезлек идеяләрен таратуга дучар булдык.
Дөнья башкорт корылтае җитәкчелегендә үзгәрешләр булмады. Оешманың башкарма комитеты җитәкчесе итеп кабат Юлдаш Йосыпов, Дөнья башкорт корылтае президиумы рәисе вазифасына — Эльвира Аетколова сайланды.
Җыен ахырында бүләкләр тапшырылды. Алар арасында Корылтайның аксакаллар шурасы әгъзасы Рафаил Яхин да бар иде. Ул Радий Хәбировка "төньяк-көнбатыш башкортлары исеменнән" татарча рәхмәт сүзләре җиткерде.
"Хакимият башкортларның Мәскәүгә буйсынырга теләмәвен таныды"
"Башкорт милли сәяси үзәге"нә нигез салган сәяси мөһаҗир Руслан Габбасов Корылтайда кабул ителгән карарлар башкорт халкының һәм Башкортстанның мәнфәгатьләренә каршы килә дип саный.
— Карарлар Мәскәү каршында ялагайлык күрсәтүне дәвам итү позициясен чагылдыра. Бу юнәлешне Радий Хәбиров алга сөрә. Башкортлар иң зур югалтулар кичергән вакытта Украинага каршы сугышта катнашуны дәвам итәргә өндәү — акылдан язу булып күренә. Башкорт оккупантларына һәйкәл кую турында карар кабул итү, шул ук вакытта Зәки Вәлиди һәйкәлләрен сүтеп ташлаулары башкорт җәмгыятенә манкортлыкның үтеп керүен күрсәтә.
Башкортстан хакимияте башкортларның Мәскәүгә буйсынып яшәргә теләмәвен һәм аларның пропагандасына бусынмавын таныдылар ди ул.
— Русиянең бөтенлеген саклау кирәклеге турындагы белдерүләр — Башкортстанның бәйсезлеге идеясе алдында курку булуын күрсәтә. Әлеге идея башкортлар арасында популярлаша бара. Алар аңлый: бу гамәл чынга ашса, аларның барысын да халык мәхкәмәсе көтә. Димәк, бу белдерүләр бары тик үзләрен саклап калу тырышлыгын күрсәтә, — ди Габбасов.
- 2022 елда 30 еллыгын билгелән, үзен татарның иң зур һәм иң абруйлы иҗтимагый оешмасы дип таныткан Дөнья татар конгрессының сигезенче корылтае да тарихка Путинның Украинага каршы башлаган сугышын хуплавы белән кереп калачак. Милли мәгарифне ни рәвешле торгызу (ә бу хәзер Татарстанда да, чит төбәкләрдә дә иң авырткан сөял), Татарстанны республика итеп саклау һәм читтәге татарларга булышу юлларын үстерү, татар тарихын өйрәнү, шәһәрләшкәндә милли үзаң, татар телле булып калу мәсьәләләрен өскә чыгарып, фикерләшү, төрле хәлләрне күз алдында тотып стратегияне билгеләү урынына татарлар Русия президенты Владимир Путин кушуы белән Украинага бәреп керүне, әле дә дәвам итүче сугышны хуплаучы резолюция кабул итте.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум