Уфада Дөнья башкорт корылтае дәвам итә. Бүген аның пленар утырышы. Биш елга бер уздырыла торган бу җыен вакытында башкорт телен үстерү, башкортның дәрәҗәсен күтәрү, федераль үзәк каршында Башкортстан мәнфәгатен яклау кебек эшләр алып барды, читтә яшәгән башкортларны берләштерү максатыннан милли учакларны булдырып, башкортлаштыру сәясәтен алга сөрде. Әмма Русиядә сәяси вертикаль үзгәрү белән иҗтимагый оешманың да максатлары үзгәрә барды.
Шулай да Татарстаннан аермалы, мәсәлән, 2017 елдагы туган телләргә басым башлангач, башкорт корылтае тел активистлары белән берләшеп эшли башлады. Әмма соңгы биш елда корылтай тәмам Радий Хәбировның курчак оешмасына әверелде. 5 ел элек зур мөнбәрдән, нәкъ корылтай барган вакытта, Радий Хәбиров Башкортстан башлыгы итеп сайланырга тиеш дигән сүзләр яңгырады, аңа теләктәшлек күрсәтелде. Әмма шушы хәлләрдән соң Башкортстанда башкорт милли хәрәкәт туздырылды, Куштауны яклаганда кешеләр кыйналды, халык үзенекенә иреште, әмма бу җиңү вакытлыча булды. Чөнки кешеләрне кысаларга кертү, өркетү һәм бастыру көчәйде генә, ә биш ел узуга Башкортстанда фаҗигале вакыйгалар булды — Баймак эше нигезендә сиксәнләп башкорт зинданга ябылды. Бүген мәхкәмәләр бер-бератлы башкорт ирләре һәм хатыннарына гаепле дигән хөкем карарлары чыгара.
Тарихта калган 2019 елда узган башкорт корылтаенда нинди фикерләр яңгырагынын искә алабыз һәм башкорт дөньясы башкорт башлыгы тарафыннан ничек бастырылганын сөйлибез.
Башкорт милли хәрәкәтен бастырып тарату
2019 елның июнь азагында Радий Хәбиров әле Башкорстан башлыгы вазифаларын башкаручы гына, сентябрьдә ул сайланырга тиеш. Ә аңа кадәр аңа башкорт зыялыларыннан, башкорт халкыннан фатиха алу кирәк. Ул бу җыенда катнашты, корылтайны оештыру хакимият ярдәмендә башкарылды. Радий Хәбиров теләгәненә иреште, Свердловски өлкәсе вице-премьеры Азат Салихов авызыннан "Радий Хәбировның эшләрен күрәбез, башкортлар, аны хуплыйк, Свердловски өлкәсе башкортлары аны хуплаячак", дигән сүзләр әйттерелде. Ул вакытта барысы да намзәтне хуплады, фатихасын бирде. Әмма шул ук корылтайда Хәбиров өчен башкорт дөньясы аңа тулысынча буйсынучылар белән генә чикләнүе ачык күренә башлый.
Дөнья башкорт корылтаена башкорт активисты Фаил Алсынов җыен узган "Конгресс холл"га керүе булды, аны тоткарлыдалар. Гәрчә ул Зилаер районыннан сайланган делегат иде. Әмма корылтай оештыручылары аны исемлектән сызып ташлаган булып чыкты. Шул ук хәл активист Илмир Мөхәммәтҗанов белән булды. Аны да корылтай узган бинадан култыклап алып чыктылар.
Бу җыенда Радий Хәбиров Башкортстанда мәртәбәле, кешеләр арасында ихтирам яулый алган "Башкорт" оешмасы һәм аның әгъзәлары "Шовинизмны алга сөргән һәм расизм дәрәҗәсенә түбән төшкән кешеләр белән юлыбыз уртак түгел", дигән фикерен әйтте.
Моннан соң "Башкорт" оешмасы әгъзаларына каты басым башланды. Ахыр чиктә мәкхәкәмә нигезендә "Башкорт" оешмасы экстремистик дип танылды. Бу актив кешеләргә җинаять эшләре ачарга юл бирде. "Башкорт" оешмасы активисты Руслан Габбасов мөһаҗирлеккә китәргә мәҗбүр булды, ә биш ел узуга Фаил Алсынов төрмәгә утыртылды.
Куштау өчен көрәш
Әмма башкорт милли хәрәкәте халыкны Куштауны яклаганда берләштерә алды. Бу халык белән хакимият арасында иң каты көрәш һәм бәрелеш булды. Фаил Алсынов янәдән кулга алынды. Куштау итәгендә аны "Сода" ширкәтенә эшкәртүгә бирүгә каршы булучылар тупланган җиргә һөҗүм ясалды. Милли хәрәкәтнең кайбер вәкилләре аларны махсус әзерләнгән "титушка"лар дип сөйләде һәм алар артында Башкорстанның ул вакыттагы вице-премьеры Азат Бадранов тора диде.
Кешеләр ОМОН, көч структуралары тарафыннан куып таратылды, әмма халык китмәде. Очрашуга Радий Хәбиров та килде, ул вакытта ул халык сүзенә колак салды. Халык Куштауны яклауга ирештек дип санады. Соңыннан белгечләр Радий Хәбиров бу гауганың федерал дәрәҗәгә чыгуыннан курыкты һәм бу аны башлык итеп сайлауга комачаулаячак дигән шик белән артка чигенергә туры килде дип аңлатты.
Корылтай һәм башкорт теле
Биш ел элек узган корылтайда зур мөнбәрдән башкорт теле турында сүзләр күп булды. Радий Хәбиров та бу хакта сүз катты. Башкорт теле инде дәүләт теле буларак укытылмый, әмма республикада иҗтимагый оешмалар хакимият белән бергә ата-аналарның туган тел буларак башкорт телен сайлау юнәлешендә эшләвен дәвам итә. Мөнбәрдән ул башкорт телен мәҗбүри укытырга, кыстарга кирәкми, башкорт телен модалы ясыйк, аны популярлаштырыйк диде. Ул башкорт телен үстерергә, төрле проектлар, грантлар булдырылачак, яңа укыту методикалары эшләнәчәк диде. Хәбиров грантлар турында сүзендә торды, алар берникадәр бирелде, тел активистлары башкорт телен өйрәнергә ярдәм итүче балаларга дигитал проектлар да булдырды, әмма мондый проектлар глобаль рәвештә башкорт теленең үсешенә ярдәм итә алмый.
Әйтергә кирәк, Радий Хәбиров башкорт телен популярлаштыру турында тәти сүзләр сөйләсә дә, үзе башкортча күбрәк сөйләшә башламады. Ул нотык тотканда өстенлекне Путин теленә бирә. Министрлыклар, муниципаль оешмаларда башкортча аралашу киң таралмады. Гәрчә биш ел элек узган корылтайда ул бу хакта әйтте. Буш сүз булып калды.
Көнбатыш белән каршылыкка керү
2019 елда узган корылтайда әле көнбатыш илләрдән делегатлар күпләп катнашты. АКШ, Европа дәүләтләрендә яшәп, башкорт проектларын булдыручылар, үзгә фикерле, урыслаштыруга каршы булган активистлар чакырылды. Мәсәлән, корылтайга Лос Анжелестан Айгөл Лайон да чакырулы иде. Бүген исә җыенга чит илләрдән килүчеләрнең күпчелеген БДБ илләрендә яшәгән башкортлар тәшкил итә. Барлыгы 12 илдән 38 кеше килгән, әмма бер җирдә дә аларның кайсы дәүләттән икәнен язмыйлар, әйтмиләр. Бары тик Башкорт корылтае белән хезмәттәшлек алып баручылар чакырулы диелгән. Кайчандыр Корылтай киң географияле җыен дип мактанса, хәзер бу юк.
2022 елда Путин Украинага каршы башлаган сугышын Башкорстан хакимияте беренчеләрдән булып хуплап чыкты һәм үлемгә Башкортстаннан ирләрне күпләп җибәрә башлады. Радий Хәбиров җитәкчелегендә республикада дистәдән артык батальон төзелеп Украинага озатылды. Моның аркасында Хәбиров Укриана, АКШ, Европа Берлегенең санкцияләр исемлегенә кертелде. Чит илләрдә яшәүче башкортларның бер өлеше Хәбировның бу адымына каршы чыкты, башкортларны физик яктан кыру бара дигән белдерү белән мөһаҗирлектә оешкан Башкорт комитеты даими чыгыш ясый. Хәбировның гамәлләрен Башкорт корылтае да хуплады, чит илләрдә яшәүче башкорт активистларының бер өлеше Хәбировның йомышчы малаена әйләнгән Корылтай белән юллары аерылды. Корылтай федерал үзәк каршында баш ию белән шөгыльләнсә, шул ук Башкорт комитетына тупланган башкортлар Башкортстанның бәйсезлеге өчен ачыктан-ачык көрәшә.
Башкортстан Украинада барган сугышта Русиядә иң күп мәетләр кайтарылган төбәккә әверелде.
Башкортның сыкраган ярасы — Баймак
Быелгы башкорт корылтаена кемдер башкорт милли киемнән килеп җыр-биюне тамаша кыла, ә кемдер мәхкәмә каршында җавап тота һәм башкорт ирләре һәм хатыннары бер-бератлы төрмәләргә озатыла. Бер башкорт дөньясы, әмма капма-каршы хәлләр.
Быел Радий Хәбировның эләге нигезендә башкорт активисты Фаил Алсыновка карата ачылган җинаять эше, аны хөкем итү вакыйгасы халыкны ярсытты. Баймакка активистны яклап меңләгән кеше җыелды. Алар мәхкәмә барган бина каршына килде. 4 елга төрмәгә утырту карары чыкканнан соң халык белән полиция арасында каршылык барлыкка килде. Берничә көннән соң кешеләр Уфада, Салават Юлаев һәйкәле янында җыелып карады. Баймакта да, Уфада да кешеләр тоткарланды, тикшерү изоляторларына утырытылды. Бу — сиксәнгә якын кеше. Бүген аларга бер-бератлы гаепле дигән карарлар чыгарыла, зинданнарга озатыла.
Уфада Баймак эше нигезендә Рифат Даутов тоткарланган вакытта вафат булды. Аны яшерен генә, тавыш чыгудан куркып, җирләделәр. Радий Хәбиров исә аның эчәргә яратуына ишарә ясап, аннан каһарман ясарга кирәкми дип әйтте. Чынлыкта туганнары Рифатны эчми иде дип сөйли.
Баймак эше нигезендә кулга алынучыларны ни корылтай, ни башка милли оешмалар якламады. Рифат Даутов турында сүз катарга милли зыялылардан бары тик галимнәр Фәнил Күзбәков, Марат Колшәрипов һәм сәнгатькәр Риф Габитов кыюлык тапты. Нәкъ башкорт корылтаена әзерлек җыенында кулга алынган кешеләр язмышын ничек хәл итәбез дигән сөйләшергә башлау омтлышы булды, әмма бу шәхесләрнең сүзләре, тәкъдимнәре Радий Хәбиров тарафыннан кырт киселде. Бастырылды.
Бүгенге җыенда Баймак эше нигезендә төрмәгә утыртылган кешеләр телгә алынырмы?
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум