Accessibility links

Кайнар хәбәр

ПАРНАС шурасы әгъзасе Наталья Пелевинага каршы җинаять эше ачылды


Өендә булган тентүдән соң ПАРНАС фиркасенең сәяси шурасы әгъзасе Наталья Пелевина "яшерен мәгълүмат алып тапшыру өчен тыелган җиһазлар куллануда" гаепләнә.

Русия Тикшерү комитеты ПАРНАС фиркасенең сәяси шурасы әгъзасе Наталья Пелевинага каршы җинаять эше ачты. 10 март өендә булган тентү вакытында чит илләрдә һәр супермаркетта сатылган видеокамералары каләм табылган. Шуның нигезендә Пелевинага "яшерен мәгълүмат алып тапшыру өчен тыелган җиһазлар куллануда" гаепләү белдерелде.

Пелевинадан Тикшерү комитетында сорау алынды. Комитет вәкиле Владимир Маркин сүзләренә караганда, тентү вакытында шулай ук "6 май комитеты"ның чит илдән финанслануы турында документлар табылган. Моннан тыш АКШның "Демократияне яклау фонды" оппозиция вәкилләренә "Сазлык мәйданы" эшендә зыян күрүчеләрнең гаиләләренә бирергә 35 мең доллар бүлеп биргәне турында документлар табылды, дип сөйләде Маркин. Болардан чыгып Тикшерү комитеты, "Русиягә каршы чит ил үзәкләре Русиядәге тәртипсезлекләргә акча биреп торган һәм "төсле инкыйлап" әзерләгән" дигән нәтиҗә ясады.

Узган елның апрелендә Пелевина "Сазлык мәйданы" эшенә бәйле бер кулга алынган иде инде. Ул чакта аның 2012 елның 6 маенда Мәскәүдә булган тәртипсезлекләрне оештырырга акча биргән булуын шикләнделәр, әмма гаепләү белдермичә иреккә чыгардылар.

ПАРНАС җитәкчесе Михаил Касьянов бүген Казанда иде. Фирканең Татарстан бүлеге башлыгы Марсель Шәмсетдиновны узган ялларда штраф түләмәгәне өчен тоткарлап, икеләтә штраф салып иреккә җибәрделәр.

XS
SM
MD
LG