Accessibility links

"Мин татарча сөйләшәм" чаралары башлана


"Мин татарча сөйләшәм!" чарасына чакыру кәгазе
"Мин татарча сөйләшәм!" чарасына чакыру кәгазе

Апрель аенда Бөтендөнья татар яшьләре форумы гадәттәгечә "Мин татарча сөйләшәм” чараларын үткәрә. Бу чараларны алар ай дәвамында уздырырга тырыша.

Апрель ае татар чараларының бай, мул булуы белән аерыла. Рәсми чаралардан тыш Бөтендөнья татар яшьләре форумы да татар телен үстерү максатын куйган бәйгеләр, очрашулар, концертлар әзерли. Быел “Мин татарча сөйләшәм” чаралары нидән гыйбарәт булачак? Болар турында Азатлыкка Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин сөйләде.

– Безнең чаралар инде башланып китте, дөресрәге, алар ел дәвамында туктамый да. Татар телендә чаралар, яшьләр өчен булсынмы, балалар өченме, гаиләләр өченме – барысы да даими рәвештә узарга тиеш. Әйтик, инде берничә тапкыр без “Акыл фабрикасы”н уздырдык, аның максаты – татар яшьләрен төрле темаларга уйландыру, проектларына этәргеч бирү.

2-3 апрель көннәрендә Jadid fest-ны үткәрдек. Бу үзенчә Печән базарының кече варианты булды. Аның кысаларында сәүдә дә оештырылды, лекторияләр дә, әдәбият турында бәхәсләр дә урын алды. Һәм инде хәзер “Мин татарча сөйләшәм” чараларын башлыйбыз.

–​ Гадәттә аны Татар-дозор башлый бит. Быел аның нинди үзенчәлекләре булыр?

– Әйе, 17 апрель көнне Татар-дозор оештырылачак. Уенның беренчел максаты – Казанның сәүдә үзәкләрендә, урамнарында, даруханә, кибетләрендә дәүләт телләре – татарча һәм русчаның тигез дәрәҗәдә кулланылышын тикшерү, катнашучыларны икетеллелекне таләп итәргә өйрәтү. Квест форматында оештырылган бу маҗаралы уен быел сигезенче тапкыр үткәрелә. Өч йөздән артык кеше командаларга бүленеп, алдан билгеләнгән маршрут буенча йөреп, сәүдә нокталарында һәм кафеларда татар теленең кулланылышын тикшерәчәк.

Уенның программасы бик күп иҗади биремнәрдән тора. Алар татар телен популярлаштыру, татар символларын – милли бизәкләр, татар хәрефләре, хаталы элмә такталарны, реклама баннерларын, юл күрсәткечләрен фотога төшерү белән бәйле.

Татар-дозорда катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта бара. Быел безгә 45 төркемнән гариза килде! Бу сан шактый югары. Алардан 30 төркем сайлап алдык. Бу – Казанның һәм Татарстанның белем бирү йортлары, югары уку йортлары укучылары, студентлары.

Тәбрис Яруллин
Тәбрис Яруллин

​–​ Форум Халыкара татар теле олимпиадасында катнашучылар өчен дә нәрсәдер әзерлиме?

– Елдагыча, без Халыкара татар теле олимпиадасында катнашучы укучы-студентлар өчен кече форматта “Мин татарча сөйләшәм” акциясен оештырабыз. Быел моны өченче тапкыр эшләргә җыенабыз, ул 20 апрель көнне узачак. Моннан тыш, 22 апрельдә Халыкара татар теле олимпиадасын ябу тантанасы алдыннан татар проектлары күргәзмәсе оештырылачак. Шунда форум да һәвәскәрләр әзерләгән кызыклы татар проектларын алып барырга җыена.

–​ “Мин татарча сөйләшәм” чарасына килгәндә, быел аның нинди үзенчәлекләре булыр?

– 23 апрель көнне 8 төркемлек татар альтернатив артистын “Мин татарча сөйләшәм” турына Әлмәткә җибәрәбез. 24е көнне алар Чаллыда чыгыш ясаячак. Шулай итеп, Татарстанны колачлыйбыз. Сүз уңаеннан, быел яңа йөзләр, яңа альтернатив җырчылар да чыгыш ясаячак, аларга без интернетта алдан сайлап алуны үткәргән идек.

25 апрель көнне күпсанлы волонтерлар белән урамнарга чыгарга исәп. “Мин татарча сөйләшәм” кәгазьләрен таратып, чарага чакырып, татарча сөйләшү сораштыруын уздырырга ниятлибез. Һәм инде, әлбәттә, 26 апрель көнне безнең вакыйгаларга иң бай көн булачак. “Мин татарча сөйләшәм” гала-концерты барышында уеннар уздырылачак, мәктәпләрдә узган чараларга йомгак ясалачак, альтернатив татар музыкаль төркемнәре чыгышлары концерт куячак. Шунда ук яшь архитекторларның татар урбанистикасы урам күргәзмәсе оештырылачак.

Елдагыча, шул ук көнне без “Тяжело с татарским!” антипремиясе ияләрен игълан итәбез. Аны татар теленә тиешле игътибар бирмәгән, аны кирәк дип санамаган дәүләт оешмаларына тапшырабыз. Быелгы премия ияләре әлегә сер, аларны 26 апрель көнне белеп булыр. Шулай ук, бу елны дәүләт оешмаларының икетеллелеккә кагылышлы эшчәнлеге тикшереләчәк, моның турында мәгълүматны бераз соңрак җиткерербез.

Кыскасы, безне бу айда шактый күп кызыклы чара көтә, барысына да килегез, үзегез дә катнашыгыз!

XS
SM
MD
LG