Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вашингтон Сабантуена татарлар берничә штаттан җыелды


АКШ татарлары Вашингтон Сабантуена җыелды
please wait

No media source currently available

0:00 0:08:51 0:00

АКШ татарлары Вашингтон Сабантуена җыелды

28 май көнне Вашингтон татарлары оештырган Сабантуй бәйрәменә татарлар Флорида, Калифорния, Теннесси, Нью-Йорктан да килде. Сабантуй уеннары җыр-бию, аралашу белән үрелде.

28 май көнне Вашингтон татар оешмасы тырышлыгы белән шәһәр янындагы паркларның берсендә Сабантуй бәйрәме үтте. Ул якындагы һәм ерак штатлардан, Флорида, Кентуки, Калифорния, Теннесси, Нью-Йорктан килгән төрле буын татарларны җыйды. Барлыгы 250-300 кеше катнашты.

Сабантуйга әзерлек гыйнвар аенда ук башланган, шул вакытта ук Татар DC оешмасы Вашингтон янындагы парктагы урынны килештереп куя. Язын активистлар Мурадымовлар гаиләсе, Гыйлметдиновалар гаиләсе, Питсбургтан активист Илмир Әхмәтҗанов гаиләсе, балалар белән эшләүче Ирина Ибраһимова әзерлекне башлап җибәрә.

Бәйрәм иртәнге унда башланып китте, бәйрәм башында сәламләү сүзе белән Татарстанның рәсми вәкиле Роберт Галиуллин чыгыш ясады. Татарлар бәйрәмне "Туган тел" җыры белән башлап җибәрде.

Үзешчән театрга йөрүче балалар Тукайның "Су анасы" әсәре нигезендә куелган спектакль күрсәтте. Бу инде аларның өченче спектакле.

Бәйрәмне Питсбургта яшәүче татар активисты Илмир Әхмәтҗанов уен-җыр белән аралаштырып барды. Активистлар алдан әзерләгән татар ашлары белән сыйлады, пылау әзерләнде.

Вашингтон татарлары Сабантуен 2010 елдан уздыра башлаган.

XS
SM
MD
LG