7 июнь Төркиядә янә бер террор гамәле булды. Истанбул шәһәрендә полиция машинасы барган юлда машина шарлатылды. 11 кеше һәлак булды, аларның җидесе полиция хезмәткәре, 36 кеше яраланды, өчесе авыр хәлдә дип белдерелде.
Мондый террор гамәлләре 2016 ел башыннан бирле Төркиядә берничә тапкыр булды. Аларда чит ил туристларының да гомере өзелде. Мәсәлән, гыйнварда Истанбулның тарихи өлешендә булган шартлауда Германиянең 12 ватандашы һәлак булды.
Куркынычсызлык мәсьәләсе илнең туризм күрсәткечләрен дә какшатты. 2016 елның апрелендә Төркиягә килгән туристлар саны узган елның шул ук вакыты белән чагыштырганда 28 процентка төшкән. Илнең туризм һәм спорт министрлыгының бу мәгълүматын Reuters агентлыгы китерә һәм моны соңгы 17 елда иң түбән туризм сезоны дип билгели.
Иң күбе Төркиягә килүче Русия туристлары саны кимегән – якынча 80 процентка. Русия һәм Германия төрек курортларына килүче туристлар саны белән лидерлар иде. Германия лидер позициясен әле дә саклый, ләкин Төркиягә ял итәргә килүче алман туристларының саны да 30 процентка кимегән.
Сүз 1999 елның маеннан бирле иң зур кимү турында бара. Ул вакытта Көрд эшче партиясе лидеры Абдулла Оҗалан кулга алынгач, оешма сугышчылары террор кампаниясен башлаган иде.
"Туристлар саны кимүе Русиягә генә түгел, ә Төркиянең туризм өлкәсендәге башка партнер-илләренә дә бәйле", ди Финансбанк икътисадчысы Дәниз Чичәк.
"Һичшиксез Русия туристларының массакүләм рәвештә Төркия курортларына килүе кинәт кенә кимеде, чөнки күпчелеге юлламалар белән килә иде, ә алар хәзер юк", дип сөйләде Азатлыкка Алена Шкарупета. Ул "Жизнь в Турции" медиа-төркеме җитәкчесе.
"Шул ук вакытта Төркиягә үз юллары белән ял итәргә килүчеләр яки монда торакка хуҗа булучылар барыбер киләләр һәм Урта диңгез ярында шулай ук тыныч, кояшлы, җылы һәм кунакчыл атмосфера хөкем сөргәнен күрәләр", ди ул.
"Мәсәлән, җилкәнле регаталар ярышында такымнарның яртысы диярлек рус телле һәм алар нигездә беренче урыннарны алалар. Югары дәрәҗәле кунакханә җитәкчеләре белән аралашуымнан әйтә алам, аларга да сорау күп. Шул исәптән руслар тарафыннан да. Ләкин барыбер туризмда эшләүче күп кенә төрекләр авырлык кичерә, хәзер бит берни фаразлап булмый. Кемдер башка юнәлештә эшли башлый, ә күпчелеге барысы да элекке халәткә кайтачак дип өметләнә", ди Шкарупета.
"Туризм затлы кунакханәләр белән генә чикләнми бит. ЮНЕСКО исемлегенә кергән Памуккалә, Каппадокия бар. Анда туристлар бөтен дөньядан, шул исәптән Азия илләреннән дә ел дәвамында килә", ди ул.
Русия үзенең туристларына оешкан рәвештә Төркиягә ял итәргә баруны 2015 елның ноябрендә тыйган иде. Бу адым төрек һава хәрби көчләренең Русиянең Сүриядәге хәрби операциядә катнашкан СУ-24 очкычын бәреп төшерүенә җавап буларак ясалды.
Төркиянең туризм өлкәсендә халыкның якынча 8 проценты эшли. Туризм илнең икътисадының шактый зур өлешен тәшкил итә.