Юбилей кичәсе Миләүшә ханымга юлланган котлау хатларын укудан башланды. Алар арасында ил президенты Владимир Путиннан һәм Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитовтан да тәбрикләүләр бар. Республика җитәкчелеге исеменнән сәхнәдән котлауны вице-премьер Салават Сәгыйтов җиткерде.
Тамашада яшь артистлар да, күренекле җырчылар да үзләренең репертуарыннан киң билгеле җырларны башкарды. Сәхнәдәге зур экранда Миләүшә ханымның шәкертләре дә күрсәтелде. Берничә дистә еллар элек төшерелгән видеоязмалар аеруча кызыклы. Атаклы җырчылар Илфак Смаков, Саҗидә Галимова, Радик Гәрәев һәм башка сәхнә йолдызлары башкаруындагы җырлар үткәннәргә алып кайта.
60 елдан артык мөгаллимлек дәверендә Миләүшә Мортазина дистәләрчә талант иясен зур сәхнәләргә әзерли. Алар арасында соклангыч тавышка ия Илфак Смаков, Радик Гәрәев, Идрис Газиев, Әскар һәм Илдар Әбдразаковлар һәм башка бик күп сәхнә йолдызлары бар. Аларның кайберләре әлеге юбилей кичәсендә дә җырлады.
Концерт башланыр алдыннан күренекле җырчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык һәм Русиянең атказанган артисты Идрис Газиев һәм Илдар Әбдразаков белән кыска гына әңгәмә корып алдык.
Идрис Газиев: “Миләүшә Гали кызы классына укырга килгәндә миңа нибары 17 яшь иде. Тавышым да кечкенә, әмма Миләүшә апа миндә ниндидер өмет чаткылары күргән һәм мине үзенең канаты астына алырга ризалык бирде. Башта училищеда, аннан соң сәнгать институтында җәмгысе 9 ел укыдым аңарда. Минем тырышлыгымны күреп үзе дә сөенә иде, мин дә аның киңәшләреннән күп файда алып, осталыгымны арттыруга ирештем. Аннан ул укытучы гына түгел, безнең кебек авылдан чак килгән яшь егет-кызларга икенче әниебез дә иде. Аңа мәңге рәхмәтле мин. Озын гомерләр телим, Һаман да яшьләргә үз тәҗрибәсен бирсен иде”.
Илдар Әбдразаков: “Абыем Әскар да, мин дә Миләүшә апада белем алдык. Ул искиткеч талантлы мөгаллимә. Җырчы булырга өйрәтүче укытучылар күп ул. Әмма Миләүшә ханым кебек үз эшенә мөкиббән бирелгән, яшьләрнең талантын ачуга көчен дә, вакытын да жәлләмәгән мөгаллимнәр бик сирәк. Остазыбыз баштарак кечкенә генә сәләте булган кешенең дә алдагы мөмкинлекләрен күрә белә һәм аларны үзенең педагогик алымнары белән соклангыч дәрәҗәгә җиткерерлек көч сарыф итә. Ул бик таләпчән укытучы, шуңа аның шәкертләре югары үрләрне яулый”.
Миләүшә Мортазина 1926 елда Кушнаренко районының Бакай исемле татар авылында туып үсә. Кечкенәдән җыр-моңга тартылган кыз башта Урал сәнгать институтын тәмамлый, аннан Казан дәүләт консерваториясендә белем ала. 1954 елда җырчы һөнәре белән бергә Уфа сәнгать училищесында мөгаллимлек итә башлый. 1973 елдан Уфа сәнгать институтында вокал бүлеге мөдире вазифасында.
Миләүшә Мортазинаның тырыш хезмәте югары бәяләнә. Ул – Русия һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, байтак орден һәм медальләр иясе, Уфаның шәрәфле кешесе.