Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ифтарграм. 10 мең кешелек мәҗлес инстаграм фотоларында


Kazan-Arena стадионында уздырылган авыз ачу мәҗлесенә 10 мең кеше килде. Чарада катнашучылар аны социаль челтәрдә, инстаграмда киң яктыртты. Азатлык рәсми фоторепортажларга керми калган кайбер сурәтләрне тәкъдим итә.

22 июнь Kazan-Arena стадионында 4нче республика ифтары узды. Меңнәрчә мөселманны бергә җыйган мәҗлес инстаграм сурәтләрендә ничек чагылды, шуны карап үтик.

Әзерлек.

Намаз уку аланы әзер. Түрәләр келәмдә, халык чирәмдә.

Арыган волонтер кызлар ял итә.

Намаз.

Хоккейчы Данис Зарипов һәм сәламәтлекне саклау министры Гадел Вафин.

Һәркемнең истәлекле вакыйганы теркәп калдырасы килә.

Халкыбызның яраткан шөгыльләренең берсе - зур түрәләр белән селфи төшерү.

Ифтарга килгән мөслимәләр һәм мөселманнар.

Ифтарга чакыру менә мондый иде.

Әнвәр исемлек кулланучыдан ифтар ризыклары турында тәфсилле репортаж.

Нәни ифтарчы

​Намазның алгы сафлары.

Кайбер мөслимәләр стадионда матур күлмәкләрен төшерергә тырыша.

Бу бик популяр ракурс булып чыкты.

Башкалары концептуаль сурәтләр ясарга омтыла.

XS
SM
MD
LG