Бер төркем Европа татарлары бушка Татарстанның истәлекле урыннары белән танышып китте. Очкыч өчен дә аларга бер тиен дә түләргә туры килмәде. Үзенә тугрыларны Русия хакимияте һәм аның Татарстандагы ялчылары буш итми. Бу 31 кешелек төркемгә нигездә Мәскәү сәясәтенә тугрылыклы булган "Европа татарлары альянсы" вәкилләре - Бельгия, Германия, Франция, Нидерландтан татарлар кергән иде.
Алар 17 июньдә Франкфурт-Майннан Казанга йөри башлаган Аэрофлотның беренче туры очкычы белән бушка килде. Әлеге очкычны рекламалау шактый вакыт дәвам итте. Европадан килгән кунакларны зурлап һава аланында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм аның урынбасары Данис Шакиров каршы алды.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты хезмәткәре Ленара Кутеева әйтүенчә, бу беренче рейска дип Франкфуртка якын булган илләрдән татар оешмалары вәкилләре чакырылган.
"Без Бельгия, Франция, Германия татар оешмалары җитәкчеләренә чыктык. Алар үзләре татарларны туплап килде. Бу сәфәр Франкфурттан Казанга беренче туры очкыч оча башлауга бәйле иде", диде ул.
"Сүз тыңлаучан" Европа татарларына ике көнлек програм әзерләнгән. Европа татарларын хөкүмәт акчасына бушка алып килүдән тыш, Казан кирмәне, Кол Шәриф мәчете, Казанның 1000 еллыгы музее, Татарстан милли музее белән таныштырганнар, Болгар тыюлыгына алып барганнар.
"Без бик канәгать һәм Татарстанга бу чакыру өчен рәхмәтле", дигән sntat.ru сайтына Бельгия татарлары берлеге рәисе урынбасары Регина Вәлиева.
Әлбәттә, мондый бушка оештырылган сәфәрләрне Татарстаннан читтә яшәүче башка татарлар да кире какмас иде, хәтта инде Америкадан да мондый бушка оештырылган сәфәрләр белән кызыксына башладылар. Әмма әлегә бу бәхет тугрылыклы булганнарга гына тәти.
Мисал өчен, күптән түгел Франциядән Әлфия Айзатова Татарстанда Бәкер шифаханәсендә ял итте. Аның сүзләренә караганда, бу юлламаны аңа Татар конгрессы актив эшчәнлеге өчен бүләк иткән. Билгеле булганча, узган елның көзендә "Европа татарлары альянсы" дигән төркем чираттагы утырышын Парижда уздырган иде. Анда Казаннан да зур делегация катнашты - Татар конгрессы кешеләреннән тыш, Дәүләт шурасы депутатлары, Татарстанның Мәскәү һәм Петербурдагы даими вәкилләре бар иде.
Билгеле булганча, 2013 елның май аенда Брюссель шәһәрендә Русиянең читтәге милләттәшләр белән эшләүче "Россотрудничество" идарәсе ярдәмендә оешкан “Европа татарлары альянсы”на Европадагы кайбер билгеле татар оешмалары, шул исәптән, иң зуры һәм иң абруйлысы булган Финляндия татарлары җәмгыяте кермәде. Европадагы милли җанлы татар вәкилләре арасында Русиядә татар хокукларын төрлечә кыскан Мәскәү бу курчак альянсны аерым илләрдәге татар җәмгыятьләре аша үз сәясәтен үткәрү өчен генә оештырган дигән фикер таралган. Альянска татар хәрәкәтенә бернинди өлеш кертмәүче, хәтта татарча да белмәгән очраклы кешеләрнең керүе дә әйтелде.
“Европада утырып Мәскәүгә буйсыну дөрес түгел һәм шул сәбәпле әлеге альянсның киләчәге юк. Брюссельдә утырганнары өчен Мәскәү түләячәкме? Бу инде бөтенләй башка сыймаслык хәл”, дигән иде Польша татарлары җәмгыяте рәисе Ежи Шахуневич.